Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Алдакчыларны ашатып ятмагыз

Мөслимнән Вәсилә апа Хафаева­га спутник телевидениесе көйләп киткәннәр, ә ул юньләп күрсәтми. Спутник телевидениесе керткән кешеләргә шалтырату да ярдәм итмәгән, алар юньләп сөйләшми, ярдәм итәргә теләми. Хәзер, гомумән, телефонны алмый башла­ганнар.

Хафаевларның өендә спутник телевидениесе моңа кадәр дә була. Ләкин бервакыт туганнары икенче төрле спутник антеннасы куйдыра һәм Вәсилә апага да шуны киңәш итә. Янәсе, анысы яхшырак.

– Дүрт ел элек, февраль аенда бул­ды бу хәл. Спутник телевидениесе кертүчеләр, туганнардан адресыбыз­ны алып, үзләре килде. (Эшмәкәрләр – гаилә пары). Телевизор пристав­касын алыштырдылар, моның өчен 7000 сум түләдек. Тыштагы спутник антеннасы янында нәрсәдер эшләгән өчен 9000 сум алдылар, ләкин яңа “тәлинкә” урнаштырылмады. Агач­лар яфрак яргач, телевизор күрсәтми башлады. Мастерларны чакырттык. Антеннаны күчергән өчен тагын 2500 сум түләдек. Ләкин мәгънәсе булмады: телевизор барыбер күрсәтмәде. Алар антеннаны бер агач каршыннан икен­че агач янына гына күчергән икән, – ди Вәсилә апа.

Телевизор узган җәй дә күрсәтми. Вәсилә апа тагын әлеге мастерларга шалтырата. Аңа: “Без куйдыкмыни ул антеннаны?! Кисеп ат агачыңны!” – дип җавап бирәләр. “Шулай итеп, өч ел телевизор карый алмый ин­тектек. Иптәшем – беренче төркем инвалид, ул телевизорсыз тора ал­мый. Әлеге эшмәкәрләр хәзер Казан­га күченеп китте. Ләкин кайтып-ки­теп йөриләр. Күптән түгел аларның Мөслимдә икәнен белеп, шалтырат­кан идем: “Нәрсә?! Мин сиңа йөгереп килергә тиешмени?” – дип кенә кыч­кырдылар. Хәзер телефонны да ал­мыйлар”, – дип сөйләде Вәсилә апа.

Белгечләр килмәгәч, аптырап, икенче кешегә шалтырата Хафаев­лар. Нәтиҗәдә, икенче мастер килеп, антеннаны бушлай күчереп китә һәм мәсьәлә чишелә. Агач комачауламагач, телевизор хәзер яхшы күрсәтә.

Җиһазларның юньләп эшләмәвенә, эшмәкәрләрнең дорфа сөйләшүенә күз йомсак та, тагын бер нәрсә бар. Беренчедән, болар яңа приставка куй­гач, эшли торган искесен алып киткән. Йорт хуҗасы белән хезмәт күрсәтү ту­рында килешү төзелмәгән: бернинди документ, квитанцияләр юк. Шулай булгач, әлеге эшмәкәрләрнең антенна урнаштырырга, гомумән, хокукы бар­мы? Приставка урнаштырып, эшләгән кыяфәт чыгарган өчен Вәсилә апа аларга 16 мең сум акча түләгән. Йортка телевидение кертү ул бәягә тормый. Бу очракта приставка гына алыштырыл­ган бит! Аннан соңгы чыгымнарны, борчылуларны санасаң... Иң кызыгы шунда: хезмәт күрсәтүче телевизорны икенче төрле спутникка тоташтырыр­га вәгъдә иткән. Без әлеге приставка­ны һәм каналлар исемлеген спутник телевидениесе белгеченә күрсәттек. Хафаевлар әле һаман да элекке спут­никка тоташкан булып чыкты. Ягъни, “акыллы бизнесменнар” бөтен яклап та алдаган!

P.S. Эшмәкәрлек итүче гаилә парының исем-фамилияләрен мах­сус язмадык. Зыян күрүчеләр аларны болай да таныр. Районда эшмәкәрлек иткән дәвердә алар күпләрне алдар­га өлгергәндер. Өлкән яшьтәгеләр ышанучан, ачык күңелле, берәүдән дә мәкерлек көтми. Булган акчасын биреп, алдакчыны чәй эчертеп тә чы­гаралар. Әлеге эшмәкәрләрне, бәлки, җаваплылыкка да тартып булыр иде, әмма инде вакыт үткән. Килешү- квитанцияләр булмау да эшне катла­уландыра. Шуңа күрә нинди дә булса хезмәт күрсәтүдән файдалансагыз яки товар сатып алсагыз, һәрвакыт килешү төзегез һәм түләү турында квитанция сорагыз. Иң мөһиме: имза куяр алдын­нан документны ашыкмыйча укып чыгыгыз. Аңлашылмаган урыннар булса, ачыклык кертүне таләп итегез. Бәхәсле очраклар килеп чыкканда, документлар дәлил булачак. Хезмәт күрсәтүче кешенең моңа рөхсәте, ти­ешле документлары булырга тиеш. Со­рарга оялмагыз. Акча түләп, алдакчы­ларны ашатып ятмагыз.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев