Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Хоккейчыларыбыз сынатмый

Россиякүләм хоккей көне.


Мөслим Спорт мәктәбендә хоккей бүлеге 2001 елдан бирле эшләп килә. Бүгенге көндә монда 48 бала шөгыльләнә. Спортчыларның тренерлары Илгиз Софеев, Раил Шакирянов.
2018 елдан «Юность» командасы хоккейчылары тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтәләр һәм призлы урыннар яулыйлар.
 «Юность» Мөслим командасы 2018 елны Татарстан Республикасы нефть төбәгенең яшүсмерләр клублары арасында «Татнефть» ГАҖ Кубогына көмеш медаль яулады.
2019 елда Әлмәт шәһәрендә финал уеннары һәм ярышларның ябылуына багышланган ярышларда 3 урынны алды.
Команда «Вәлиханов» дивизионындагы уеннар сериясе нәтиҗәләре буенча җиңүче булды. 2022 елны Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Кубогының финал уеннарында 3 урынга лаек булды.
Бүгенге көндә  хоккейчылар үз позицияләрендә ныклы торалар, бу спорт мәктәбе тренерларының һәм аларның кул астында әөгыльләнүчеләрнең тырыш, системалы эше нәтиҗәсе булып тора.
Хоккейчыларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез!

Фотолар - спорт мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев