Футболчылар үсә
“Курай” паркында үсмер егетләр арасында мини-футбол буенча турнир узды.
Анда Салауз-Мухан авылыннан ике һәм Мөслимнән ике “Мирас” командасы очрашты.
Ярышта Салауз-Муханның 2008- 2009 елгы үсмерләр командасы беренче урынга чыкты. Икенче урында – “Мирас”ның 2014 елгы үсмерләр командасы. “Мирас-2012” командасы – өченче, Салауз-Муханның 2012 елгы үсмерләр командасы дүртенче урынны алды. Иң яхшы сакчы дип – Рөстәм Хәсәнов, иң яхшы һөҗүмче булып Самир Кадыров танылды. Иң яхшы капкачы исемен – Галим Габдрахманов, иң яхшы уенчы исемен Алмаз Шәймурзин алды. Егетләр “Яшьлек" спорткомплексының Мактау кәгазьләре, спорт товарлары кибетенә сертификатлар, спонсор Илнар Закировтан акчалата бүләкләр алды. Турнирны Илфат Хафизов оештырды.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев