Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Җир участогы бирүдә үзгәрешләр бар

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирүдә үзгәрешләр турында

 

– Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирүдә үзгәрешләр бар дип ишеттек. Бу дөресме?

Миргасыйм Газизов.

Әлеге сорауга район Башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайсина җавап бирә:

– Хактан да, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Законда билгеләнгәнчә, өч һәм аннан күбрәк балалары булган гражданнар ТР Җир кодексының 32 маддәсе 3 пункты 1 подпункты нигезендә милеккә җир кишәрлеген бушка алуга дәгъва итәргә хокуклы. Әмма гариза тапшыру көненә әлеге гражданнар социаль найм килешүе буенча бирелүче торак бинага мохтаҗ буларак исәптә торырга һәм ата-ананың берсенең яисә бердәнбер әтинең яки әнинең Татарстанда яшәү вакыты биш елдан да ким булмаска тиеш.

Әлеге шартларны үтәү кирәклеген җир кишәрлеге алуга гаризаларын “Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 32.1 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы (25.07.2022 №45-ЗРТ) ТР Законы үз көченә кергәннән соң тапшыручылар өчен генә билгеләргә тәкъдим ителә. Әлеге закон Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматлары рәсми порталында 2022нче елның 26 июлендә басылды һәм шул датадан соң 30 көн үткәч гамәлгә керәчәк.

Шул ук вакытта закон проектындагы шартларга (даими яшәү вакыты һәм торакка мохтаҗлык) туры килмәүче өч һәм аннан да күбрәк балалы гражданнарның ТР Җир кодексының 32 маддәсе 3 пункты 2 подпункты нигезендә җир кишәрлеген бушлай алуга хокуклары саклана.

Законда шулай ук мондый категория гражданнарны ТР Җир кодексының 32 маддәсе 3 пункты 1 подпункты нигезендә җир кишәрлеге алуга хокуклары булган гражданнар исемлегенә кертү турында карар кабул итү өчен кирәкле документлар исемлеге, гражданнарны әлеге исемлектән чыгару очраклары да  аныклана.

Фото - ru.freepik.com​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев