Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда дүрт айда 400 мең кеше диспансеризация узган

Татарстанда быелның дүрт аенда 400 меңләп кеше диспансеризация һәм һөнәри медицина тикшеренүе узган, тагын 118 116 кешегә тирәнтен диспансеризация үткәрелгән.

Мондый тикшеренү нәтиҗәсендә һәр унбишенче кеше үзендә җитди авыру ачыклаган һәм вакытында дәвалана башлаган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Эш урынында үткәрелгән һөнәри медицина тикшеренүе нәтиҗәләре буенча 100 меңгә якын кеше (ягъни беренче этапта тикшеренүчеләрнең 24,3 проценты) диспансеризациянең икенче этабына юнәлдерелгән, һәм аларның 77 проценты җентекле тикшеренү узган инде.

Белгечләр искәрткәнчә, даими рәвештә диспансеризациягә бару йөрәк-кан тамырлары системасындагы тайпылышларны, бронхлар һәм үпкәләрдә хроник авыруларны, шикәр чире һәм яман шеш кебек аеруча куркыныч чирләрнең азып китүен кисәтергә ярдәм итә. Бүген күбесенчә нәкъ шушы авырулар инвалидлыкка, үлемгә китерә. Аларны башлангыч стадиядә ачыклаган очракта дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев