Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тагын бер тормыш

Россиянең ун регионында абортларны булдырмау буенча пилот проекты тормышка ашырыла.

РФ Сәламәтлек саклау минис­трлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда Россиядә ясалма рәвештә йөклелекне туктатуның 567 183 оч­рагы теркәлгән. Шуларның бары тик 20 проценты гына – медицина күрсәтмәлере буенча. Димәк, ил бу­енча үз теләге белән аборт ясату­чылар саны зур һәм әлеге пробле­маны чишү юлларын эзләргә кирәк.

Район хастаханәсе баш табибы әйтүенчә, Мөслимдә абортлар саны күп түгел һәм бездә ул нигездә меди­цина күрсәтмәләре буенча гына ясала.

Хатын-кызлар аборт кабинетына рәхәт тормыштан килми, билгеле. Ба­лага узган хатын-кыз төрле сәбәпләр аркасында бу адымга барырга мөмкин. Матди һәм торак проблемасы бе­ренче урында тора. Яшь мәсьәләсе, сәламәтлек белән проблемалар, ярдәм- терәк булмау да хатын-кызны шушы адымга этәрә ала. Күп хатын-кыз әни булырга психологик яктан әзер түгел.

Ләкин тормыш проблемаларын хәл итеп була. “Плюс один” проекты кыса­ларында, авыр хәлдә калып, ясалма рәвештә бала төшертергә теләгән ха­тын-кызлар белән психологлар эшли. Кризислы йөклелек патронажга алы­на. Моннан тыш, мондый очраклар­ны профильле социаль, юридик оеш­малар, коммерцияле булмаган оеш­малар контрольдә тота, кирәк булган­да ярдәм итә.

Әйтик, кыз бала көтмәгәндә авыр­га узды, ди. Моны белеп, егете таш­лап китә. Туганнары аборт ясатыр­га куша. Бу кыз нәрсә эшләргә тиеш? Беренче чиратта эмоцияләрне чы­гарырга һәм тынычланырга. Бала­лар – тормыш бүләге, дибез. Йөкле хатын-кызның эчендә яңа кеше яра­лып килә. Бу – могҗиза! Бала сине кечкенә куллары белән кочаклап, бер көнне: “Әнием, мин сине яратам!” – дип әйтәчәк һәм бу мәхәббәт турын­да иң ихлас сүзләр булачак.

Аборт – проблеманы хәл итү юлы түгел, ул – яңа проблемалар башлан­гычы. Статистика буенча, йөккә уза алмаган 100 хатын-кызның 75е моңа кадәр аборт ясаткан. Беренче тап­кыр йөккә узган хатын-кызлар аеру­ча куркыныч астында. “Плюс один” проекты белгечләре халыкка шулар­ны аңлату, профилактика эшләре алып бара.

Фото – Татар-информ архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев