Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ак халатка тап төшерми

“Гаиләмне үзем дәвалыйм”

Гөлнара Дәүләтшина район поликлиникасының балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Яр Чаллы шәһәрендә туып-үскән кыз укуын Алабуга медицина училищесында дәвам итә. Шәфкать туташы һөнәрен үзләштергән белгеч хезмәт юлын практика узган медицина учреждениесендә башлый.
– Яр Чаллының Кама балалар хастаханәсендә, яңа туган балалар патологиясе бүлегендә палата шәфкать туташы булып эшләдем. 16 ел шунда эшләдем. Бу һөнәрне сайлавыма үкенмим. Ак халатыма тап төшермичә эшләвем белән горурланам. Шәфкать туташлары шәфкатьле булырга тиеш! – ди Гөлнара.
Тормыш иптәше Айрат – Мәлләтамак авылы егете. Гаилә коргач, яшьләр Мөслимгә кайтып төпләнә. 2014 елдан Гөлнара район поликлиникасының балалар бүлегендә, участок педиатры Флүр Ханов кул астында эшли башлый.

– Район поликлиникасы коллективы мине бик җылы кабул итте. Җылы атмосфера дәртләнеп эшләргә мөмкинлек бирә. Сигез ел тәҗрибәле педиатр Флүр Хановның киңәшләренә таянып эшләдем, бүген безнең участокны яшь табиб Айрат Гомәров җитәкли.
Шәфкать туташы һөнәрен сайлавыма әти-әнием бик сөенде. Шөкер, ярдәм кирәк булганда гаиләмә беренче ярдәмне күрсәтә алам, – ди Гөлнара Дәүләтшина.
Гөлнара белән Айрат өч бала үстергәннәр. Айгөлләре, Әлмәт медицина училищесын тәмамлап, район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлаган. Сигезенче сыйныфта укучы кызлары Азиләнең дә әнисе юлыннан китәсе килә. Төпчекләре – 6 яшьлек Юлдашның да теләге – табиб булу. Кем белә, киләчәктә, бәлки, Дәүләтшиннар династиясе турында тагын бер язарбыз әле!

Фото - Г. Дәүләтшинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев