Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

“Чипай” диләр аны

Минзәлә районының Рус Мөшегесе авылы егете ул. Мөслимгә күчү сәбәпле, 2 сыйныфтан ул укуын Мөслимдә дәвам итә. Укуда өлгер, спортта алдынгы егетнең укытучылары, сыйныфташлары алдында абруе зур була.

– Киләчәк тормышымны спорт белән бәйләвемә, шушы юнәлештә укуымны дәвам итүемә остазларым сәбәпче булды. Физик тәрбия укытучылары Рәис Назаров, Дофак Фәттахов, Мирһаҗиян Шәрифуллинга рәхмәтем чиксез! 8 классны тәмамлагач, Әлмәт физкультура техникумына керергә теләгән идем. Мәктәп директоры Виктор Иванов белән мәктәпнең партком секретаре, физкультура укытучысы Дофак Фәттахов теләгемә каршы килде. “Малаең начар юлга басмасын, укып бетерсен!” – дип, әтине үгетләделәр һәм мин 9-10 сыйныфларны да укырга мәҗбүр булдым, – дип елмаеп искә ала Илфат абый.
Ә укытучылары, Илфатның начар юлга керүеннән бигрәк, ярышларда мәктәп данын яклаучы укучыларын югалтудан курка.
– Безнең чор кешеләре спорт белән яшәде. Мәктәптә футбол уйнамаган, хоккейга мөкиббән булмаган, баскетбол, волейбол белән саташмаган укучы булды микән?! Хәзер кайбер әти-әниләр, укуга зыян килмәсен дип, балаларын спорт түгәрәкләренә йөртми. Спорт укуга киртә була алмый. Киресенчә, спорт белән шөгыльләнүче баланың уку потенциалы югарырак, уйлау сәләте дә көчле була. Без спортта да, укуда да алдынгы булдык. Бәйгеләрдә сынатмадык, мәктәп данын яклап бик күп ярышларда катнашырга туры килде. Спорт укуга комачауласа, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Әлмәт физкультура техникумына укырга керә алмаган булыр идем. Укыганда шәһәрнең көрәш, баскетбол, шахмат буенча җыелма командалары составында ярышларда катнашып, зур бүләкләр алуым әле дә хәтердә, – ди Илфат абый.
Илфат абый үзен йөгерүдә дә сынаган кеше. Җитезлегенә сыйныфташлары да, укытучылары да соклана. “Урожай” һәм “Алга” колхозлары уздырган бәйгедә финиш сызыгына беренче килеп, сабан туенда “Зенит” фотоаппараты белән бүләкләнә. Ул вакытта ук затлы саналган бүләкне кочагына кысып, Торыш белән Кырынтау авыллары арасын җилдәй “очып” үтә Илфат. Икенче көнне Мөслим сабан туенда узган йөгерештә дә беренчелекне бирми егет һәм тагын бер фотоаппарат ала.
Укуны тәмамлагач, Илфат “Урожай” ирекле спорт җәмгыяте рәисе итеп билгеләнә. Шушы чорда Мәлләтамак мәктәбендә физкультура дәресләрен дә укытырга туры килә. Район спорт комитетында эшләгәндә, Илфат Хафизов инициативасы белән кышкы спартакиада уеннары старт ала.
– Илфатның өйдә кул кушырып утырган вакытын хәтерләмим. Әле тренировкаларда, әле бәйгеләрдә ул. Илфатның спортка җаны-тәне белән бирелгәнен очрашып йөргәндә үк чамаладым. Мөслимдә беренче мәртәбә үткәрелгән спартакиадада районның татарча көрәш буенча яшүсмерләр командасы республикада – призер, ә алкалы хоккей буенча зурлар командасы өч мәртәбә республика беренчелегендә калды, – ди хәләле Гөлнур.
– Илфат Хафизов үз эшенә фанатларча бирелгән. Ул балаларны футбол серләренә төшендерә. Улым Ранис футболга тугызынчы елын йөри. Илфат абый белән алар шәкерт һәм тренер гына түгел, дуслар да. Гомумән, Илфат Хафизов һәр баланың потенциалын алдан күреп эшли белә. Өметле спортчыларны алдан ук күрә, билгели. Улым бер генә тренировканы да калдырмый, боз яуса да бара. Хыялы – танылган футболчы булу. Күптән түгел алар командалары белән Түбән Новгород шәһәрендә булып кайттылар. Мини-футбол буенча 2007 елгы егетләр арасында узган Идел буе федераль округының финал ярышлары балаларыбызның зур әзерлекле булуын раслады, – ди райондашыбыз Эльза Ибраһимова.
Ярышларда катнашкан “Мирас” футбол командасы составында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары шөгыльләнә. Бүген спортчылар Татарстан кубогы ярышларына әзерләнә.
– Илфат абыйга юмор хисе һәм максатчанлык хас. Ул кул астындагыларны тиз генә орышып алырга, шунда ук башларыннан сыйпап, әтиләрчә киңәш бирергә мөмкин. 2004 елда Илфат абый, үҗәтләнеп, универсаль хоккей тартмасы урнаштырмаган булса, яшь буынның спортка тартылуы да бүтәнчә булыр иде. 2005 елда Мөслимнең яшүсмерләр хоккей командасының, “Татнефть” кубогы призына узучы чемпионатларда катнашып, җиңү яулавына күпләр шикләнеп карагандыр. Егет-кызларның спортны яратуында Илфат абыйның өлеше зур, – ди “Яшьлек” спорт комплексы җитәкчесе Шамил Мадъяров.
2019 елда Илфат Хафизовның футболчылары Анапа шәһәрендә узган Бөтенроссия Президент ярышларында республика данын яклап чыгыш ясады. Дүрт егет һәм дүрт кыздан торган команда Россия Федерациясенең 80 регионныннан килгән командалар арасында тугызынчы урынны алып, беренче унлыкка керде. 
Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән хезмәтен бәяләп, Илфат Хафизовка ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты, “Физик культура һәм спортны үстерүгә керткән казанышлары өчен” Мактау билгесе, “Казанның 1000 еллыгына” медале, ТР мини-футбол федерациясенең Рәхмәт хатлары бирелде.
Бүгенге көндә “Мирас” җыелма командасында 2007-2009 елгы үсмерләр шөгыльләнә. Илфат Хафизов кул астында 18 егет футбол серләренә төшенә. 

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев