Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Бильярд та уйнадылар

12 февраль көнне спартакиада уеннары Чаңгы үзәгендә дәвам итте. Ярышларда 9 команда катнашты.

Чаңгы эстафетасында һәр командадан дүрт кеше чыгыш ясады. Трассаны райондашларыбыз классик һәм ирекле стильдә узды. Җилдәй җитез Миләүшә Хуҗинаның үз командасына җиңү алып киләчәгенә беркем дә шикләнмәгәндер. Әмма “Культ-Агро командасының калган уенчылары әзрәк “аксады”.
– Кечкенәдән спортка тартылам. Йөзү, чаңгыда шуу, волейбол уены тәнгә җиңеллек бирә. Чаңгы ярышларын аеруча яратам. Өйдән чыгып киткәндә тормыш иптәшем: “Мондый фамилия белән артта калмыйлар!” – дип шаяртып калды, – ди “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе хезмәткәре Миләүшә Хуҗина.
Чаңгы эстафетасында беренче урынны район Советы һәм Башкарма комитеты командасы алды. Мәдәният бүлеге, “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе һәм политехника техникумы хезмәткәрләреннән торган “Культ-Агро” икенче урынга чыкты. “Күбәләк” балалар бакчасы, район электр элемтәсе һәм почта бүлекләре, инженерлык һәм электр челтәрләреннән торган команда өченче урынга лаек булды.
“Яшьлек” спорткомлексында бильярд ярышы да үтте. XXXIII кышкы спартакиадага яңа уен төре буларак кертелгән бильярд ярышы җитәкчеләр  өчен генә оештырылса  да, анда көчен сынап карарга теләгән һәркем катнашты. 
– Бильярд уены популярлаша. “Мизгел” яшьләр үзәгендә эшләүче бильярд клубына да, спорткомплекска да бик теләп йөрим. Без кечкенә чакта авылларда тимер шарлар белән бильярд өстәлләре бар иде. Идән астыннан авыл клубына кереп, шар тәгәрәтергә, бильярд уйнарга өйрәндек. Бик яратам бу уенны! Бильярд уйнар өчен җәяү киләм. Бу – үзенә күрә физкультура да! – ди Нил Гәрәев.
Иң яхшы бильярд уйнаучылар район мәктәпләренең җыелма командасыннан булып чыкты. Икенче урында – “Культ-Агро” командасы. Район эчке эшләр бүлеге командасы өченче урынга лаек булды.
Бу атнада спартакиада волейбол уеннары белән төгәлләнә. Ярышлар 19 февральгә күчерелде. Спорткомплекста узачак волейбол ярышларында ир-атлар да, хатын-кызлар да параллель төстә көч сынашачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев