Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Россия социаль фонды ярдәм итә

Россия социаль фонды Татарстанда яшәүче ике гражданны югары технологияле протезлар белән тәэмин итте.

 

 

       Россия социаль фонды хезмәт урынында килеп туган бәхетсезлек очракларында зыян күргән татарстанлыларны кыйммәтле протезлар белән тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 29 һәм 31 мартта Әлмәттән Валерий белән Әгерҗедә яшәүче Айсафка гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык торган микропроцессор белән идарә ителүче югары технологияле протезлар бирелде.

        Әлеге протезлар аларга яраклаштырылып проектланды һәм заманча технология таләпләренә туры китереп ясалды. Алар датчиклар җибәргән мускул сигналларын исәпләү хисабына идарә ителә. Ясалма интелектка таянып микропроцессорлы протез ярдәмендә гражданнар үзләрен ышанычлырак һәм уңайлырак хис итәләр.

       “Безнең бүлек зыян күргән техник реабилитация чараларына һәм протез-ортопедия эшләмәләренә мохтаҗ гражданнарны кирәкле техник чаралар белән тәэмин итү буенча даими эш алып бара. Гражданнардан кабул ителгән гаризалар буенча контрактлар төзү дәвам иттерелә. Реабилитация программасы буенча протезларга мохтаҗ гражданнарның барысына да әлеге реабилитация чаралары тапшырылган” – дип аңлатып үтте Татарстан социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

       Производствода бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында эш бирүче һәр хезмәткәр өчен Социаль фондка ай саен иминият взнослары күчерә, аның бер өлеше зыян күрүчеләрне иминият тәэминатына (вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие, бер тапкыр һәм ай саен бирелә торган түләүләр) юнәлтелә, медицина, иминият һәм һөнәри реабилитацияләү чыгымнары да шуннан түләнә.

        Кирәкле барлык реабилитацияләү һәм протез-ортопедик эшләнмәләр белән тәэмин итү медик-социаль экспертиза комиссиясе күрсәтмәсе нигезендә төзелгән реабилитацияләү программасы буенча алып барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев