Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Компенсация алу өчен

Россия Пенсия фонды инвалидлыгы булган гражданнарның ОСАГО өчен компенсация алу тәртибен аңлатты.

 

ОСАГО бәясенә компенсация алу тәртибе турында сораулар күбәю сәбәпле, Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте исегезгә төшерә: мәҗбүри автоиминият килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең 50 проценты күләмендәге түләү бары тик медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларына ия инвалидларга гына бирелә. Димәк инвалидның (инвалид баланың) реабилитация яисә абилитация шәхси программасында транспорт чарасын алу өчен медицина күрсәткечләре турында нәтиҗә булу социаль яклау чарасын алуның төп шарты булып тора.

– Түләүне гражданин үзе яисә аның законлы вәкиле рәсмиләштерә ала. Моның өчен пенсия бүлегенә гариза һәм компенсациягә хокукны раслаучы документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу эшне ОСАГО полисы гамәлдә булган барлык вакыт эчендә, ягъни аны алган көннән бер ел дәвамында башкарырга мөмкин. Компенсация бирү турындагы карар Россия Пенсия фонды органнары тарафыннан биш эш көне эчендә кабул ителә. Уңай карар кабул ителгән очракта шулай ук биш көн эчендә акча да күчереләчәк, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Түләү өчтән дә күп булмаган машина йөртүче күрсәтелгән бер ОСАГО полисы буенча башкарыла. Машина йөртүчеләр арасында инвалид үзе яисә аның законлы вәкиле булырга тиеш.   

Фото - ru.freepik.com​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев