Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

Ана капиталы хисабына торак шартлары яхшыртылган

Татарстанда 2023 елда 9 меңнән артык гаилә ана капиталы акчалары исәбеннән торак шартларын яхшырткан

Татарстанда  2023 елда 9 меңнән артык гаилә ана капиталы акчалары исәбеннән торак шартларын яхшырткан

 

         2023 елда Татарстанда 9 942 гаилә торак шартларын яхшырту өчен ана капиталыннан файдаланган. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фонды бүлеге кредит учреждениеләре, төзүчеләр, торак кооперативлары һәм физик затлар счетларына 5,9 миллиард сум акча күчерде. Бу - ана капиталын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе, әлеге мөмкинлектән сертификат хуҗаларының 90% диярлек файдаланган.

          Ана капиталын түбәндәге максатларда кулланырга мөмкин:

       - төзелештә өлешле катнашу килешүен түләү;

       - индивидуаль торак төзелеше объектларын (ИЖС) төзү яисә реконструкцияләү;

       -шәхси торак объектын  төзегән яки реконструкцияләгән  өчен чыгымнарны компенсацияләү;

        - торак сатып алуга яисә төзүгә кредит, шул исәптән ипотека кредиты алганда беренчел кертем түләү;

        - торак сатып алуга яисә төзүгә элек бирелгән кредит яисә заемнар буенча  төп бурыч яисә  процентлар түләү;

        -сертификат хуҗасы торак, торак-төзелеш, торак туплау кооперативында катнашкан очракта кооперативка керү  яисә пай взносын түләү хисабына түләү кертү.

         "Сертификат акчасын торак сатып алу яки төзү максатында файдаланганда, өченче затларның ана капиталын акчага әйләдереп бирүгә кагылышлы тәкъдимнәрен кабул итмәскә киңәш итәм. Мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яше тулмаган балаларга ай саен түләнә торган акчаны исәпкә алмаганда, ана капиталын теләсә нинди юл белән акчалата алу - закон кысаларыннан тыш башкарылган гамәл", - дип искәртте ТР буенча Социаль фонд  бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          Шунысын искәртеп үтү урынлы, 2020 елның апреленнән башлап ана капиталын кредит акчаларын җәлеп итү юлы белән торак шартларын яхшыртуга юнәлдерү турындагы гаризаны турыдан-туры кредит рәсмиләштерелә торган банкта бирергә мөмкин. Банклар гаризаларны һәм документлардан кирәкле мәгълүматларны Социаль фондка электрон каналлар буенча тапшыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев