Алынмый калган пенсия
Вафат булган пенсионерның алынмый калган пенсиясен варислары алырга хокуклы.
Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, пенсия турындагы законнар нигезендә, пенсионерга агымдагы айда тиешле алынмый калган пенсия акчасы пенсионер вафатыннан соң 6 ай үткәнче үлү көненә аның белән бергә яшәгән туганнарына түләнә. Пенсионерның балалары, абый-апалары, оныклары, ата-анасы, тормыш иптәше, әбисе-бабасы пенсионерның туганнары дип исәпләнә.
– Пенсионер белән бергә яшәү факты һәм туган булуы расланган булырга тиеш. Бергә яшәү ул – гаилә әгъзасының һәм үлү көненә пенсионерның уртак яшәү урыны. Бу документ белән расланган булырга тиеш. Паспорт мәгълүматлары, торак органнарыннан белешмәләр һәм башка документлар пенсионерның үлү көненә аның белән бергә яшәүне раслаучы документлар булып исәпләнә, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Пенсионерга тиешле алынмый калган пенсияне алу хокукыннан берьюлы берничә гаилә әгъзасы файдалана ала. Аларның һәрберсе тиешле документларны (яисә кемдер файдасына баш тартуны) тапшырырга бурычлы.
Алынмый калган пенсияне сорап, тиешле документлар белән Россия Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт, пенсионерның үлеме турында таныклык, үлү көненә бергә яшәү турында торак органнарыннан белешмә, вафат булган зат белән туганлык мөнәсәбәтләре турында документ булуы шарт, диләр пенсия бүлеге хезмәткәрләре.
Алынып бетмәгән пенсия суммасын сорап, пенсионерның башка туганнары (югарыда саналмаган) яисә туганлыкларын яисә бергә яшәүләрен расламаган гаилә әгъзалары, шулай ук 6 ай үткәннән соң мөрәҗәгать иткән очракта, пенсиянең тиешле суммасы РФ Гражданлык кодексында билгеләнгән гомуми нигездә мирас итеп алына. Мондый варислар гариза һәм нотариаль органнарда мираска хокукны рәсмиләштерү өчен алынып бетмәгән пенсия күләме турында белешмә бирү турындагы нотариус запросы белән вафат булган пенсионерның яшәү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта варисларга алынып бетмәгән пенсия суммасы мираска хокук турындагы таныклык нигезендә түләнә.
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев