Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Пенсия фонды

14 меңнән артык хатын-кызга бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтелде

Ел башыннан 14 меңнән артык Татарстан хатын-кызларына бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтелде

 

 

Быел күрсәтелгән хезмәтләр өчен медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 146 млн. сумнан артык тәшкил итте. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелде.

 

Бала табу сертификаты - ул йөкле хатынга бала табу өчен медицина оешмасын сайлау, шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соң күзәтү үтү хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат  йөкле хатын-кыз беренче тапкыр хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иткәндә яшәү урыны буенча яки бала тудыру йортында рәсмиләштерелә. Сертификатны шулай ук бала профилактик тикшерүләр үтәчәк балалар поликлиникасы да рәсмиләштерергә мөмкин.

 

«Элек хатын-кызга сертификат бланкын мөстәкыйль рәвештә медицина учреждениесенә  тапшырырга кирәк иде. Хәзер бу таләп ителми, чөнки социаль фонд кирәкле барлык мәгълүматны автомат рәвештә ала»- дип искәртте Татарстан фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Алар арасында  йөкле хатын-кызны хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала табуның уңышлы булуы, шулай ук балага бер яшь тулганчы бер ел дәвамында профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү турындагы мәгълүматлар тупланган. Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләре өчен документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызлар өчен  документларны үзең белән йөртү зарурлыгын гамәлдән чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев