Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Табигатьне олылау бәйрәме

Питрау – православие динен тотучыларның иң истәлекле көннәре.

Җәйнең кыл уртасында үзенә генә хас йолаларны, гореф- гадәтләрне саклап яшәүче керәшен халкы бик матур һәм үзенчәлекле Питрау бәйрәмен үткәрә. Быел да бу чара төрле уен­нар, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Яңа Усы авылында оешты­рылган бәйрәмдә район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

Бәйрәмнең тарихы ерак гасырлар­га барып тоташа. Питрау ул – җыр, табигать һәм чәчәк бәйрәме. Бу көнне кошлар сайраудан туктый, диләр. Питрауда җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан да тереләсең, дигән ышану яши.

– Элек яшьләр Питрауга ике атна кала болынга печән чабарга чы­галар иде. Алар шифалы үләннәр, чәчәкләр җыйганнар. Иртәгә Пи­трау дигән көнне авылга кайткан­нар. Яшьләрне тәкә чалып, коймак пешереп көткәннәр. Тамак ялгау белән бәйрәм башланган. Гармун­чылар да күп булган. Биегәндә тузан күтәрелмәсен дип, су сипкәннәр, – ди Гөлсинә Пискунова. – Килен бу­лып төшкәч, керәшен халкының эш сөючән, гади һәм ачык күңелле бу­луына инандым. Авылда һәркем мул тормышта яши, моңа йолаларыбыз­ны саклап яшәвебез дә сәбәпчедер. Бәйрәмнәр бездә бик матур уза.

Яңа Усы авыл җирлеге башлы­гы, Мөслим районының керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Галина Романова тәбрикләүләрен җиткерде. Традиция буларак, җирлекнең иң өлкән кешеләре – 93 яшьлек Елена Семенова һәм 84 яшьлек Иван Собинга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алтын һәм көмеш туйларын билгеләп үтүче Га­лина һәм Николай Игошевлар, Да­нья һәм Илья Харитоновлар, Сөмбел һәм Юрий Григорьевлар, Валерина һәм Валентин Романовлар, Людми­ла Романова һәм Ризван Сабитов та хөрмәтләнде.

– Табигатьне олылау, аңа табыну, булганына шөкер итү, матурлыкка мәдхия җырлау, урып-җыю алдын­нан ял итү дә ул – Питрау. Хәзер Пи­трау татар халкының милли бәйрәме Сабантуй элементларын да үз эченә ала төрле бәйгеләр, спорт ярыш­лары оештырыла. Питрау уеннары­на килгәндә, аркылы пычкы белән утын кисү, Питрау такыясы үрү, Пи­трау себеркесе бәйләүдә авылдаш­лар да, кунаклар да бик актив кат­наша. Яшь чакта бәйрәмгә өч күлмәк тектергәнем хәтердә. Берсен иртән, икенчесен көндез, өченчесен кич кия идек, – ди Галина Романова.

Яңа Усы авылында бәйрәм гөрләп узды. Шунысы да мәгълүм булсын: кичке уенда танышкан егет-кыз­лар өчен Питрау аеруча истәлекле. Аларның күбесе көзен Покрауда гаилә корган.

Айзилә Мөхәмәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздники