Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Сабан туе – хезмәт туе

Ерак дәверләрдән безнең көнгә кадәр төсен югалтмый килгән бәйрәм ул – Сабан туе.

Сабан туен чын мәгънәсендә хезмәт туе дип әйтергә була. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, хезмәткәрләрне данлау булган өчен дә, бәйрәмне оештыруга зур тырышлык куелган өчен дә.

Сабан туе Ык буеның түбән болынында – “Киләчәк” пар­кында, шундый зур чара­лар үткәрү өчен көйләнгән зур мәйданда үтте. Бәйрәм, гадәттәгечә, кунакларны каршы алудан башланды. Мөслим Сабан туен күрергә ерак Оренбург өлкәсеннән зур делегация килгән иде. Ре­спубликада һәм читтә югары урыннарда эшләүче якташла­рыбыз да бәйрәмгә чакыру­ны кабул иткән. Төрле оешма- предприятие вәкилләре дә безнең бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булды. Кунаклар матур итеп бизәлгән “Ва­кыт елгасы” күргәзмә па­вильонында район тормы­шы белән танышты. “Чал­лы икмәге” акционерлык җәмгыяте, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары, “Аг­ромастер” җитештерү ком­паниясе, “Чайка” хуҗалыгы, мәктәптән тыш эшләр үзәге, техникум һәм баш­ка оешма-предприятиеләр әзерләгән материаллар мөслимлеләрнең яшәешен тулы итеп яктыртты.

Район башлыгы Аль­берт Хуҗин җитәкчелегендә Мөслимгә Сабантуйга кай­тучылар татар ихатасына юл тотты. Анда кунаклар­ны җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре сәламләде, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр осталык нигезләрен күрсәтте, сал­кын көнне җылытырга ягыл­гандай, мичләрдә кайнар коймак пеште, туңучылар мичкә сөялеп арка-кулла­рын җылытты, гармунчылар дәртле көйләр сузды, алар­га кушылып җырлаучылар да булды.

Сабантуй узачак үзәк мәйданга җыелган халыкның ушын иң элек күктә очкан пар аккошлар алды. Анна­ры бу соклангыч мизгелне искиткеч тамаша алыштыр­ды. Театральләштерелгән күренеш, беренчедән, мас­штабы белән таң калдырды.

Анда 500ләп кеше катнаш­ты. Композиция милли рух, хезмәт тәмен һәм ямен, дус­лыкны, бердәмлекне, алдагы көнгә матур өметләрне ча­гылдырды.

Сабантуйны Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин Коръән сүрәләре белән башлады.

Район башлыгы Альберт Хуҗин, бәйрәмне ачып, мөслимлеләрне, куна­кларны тәбрикләде.

ТР буенча Баш медицина-социаль экс­пертиза бюросы җитәкчесе Регель Низа­мов Татарстан хөкүмәте һәм республи­ка Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде һәм бертөркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Хезмәт ветераны Ильяс Зиннуров – “ТАССР төзелүгә 100 ел” медаленә, шәхси эшмәкәр Рафил Нуретдинов, “Август- Мөслим” ашлык кабул итү предприя­тиесе директоры Айрат Шәмсетдинов – “ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Афзалов М.Р.”крестьян- фермер хуҗалыгы механизаторы Фирдәвес Нургалиев “ТР атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек булды. Әлмәт районы Яңа Нәдер авыл җирлеге хезмәт ветераны Рамил Әхтәмов – ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты, үзәк даруханә мөдире урынбасары Йолдыз Шәфыйкова, рай­он мәдәният йорты балетмейстеры Ин­дира Тимкина район башлыгының Мак­тау кәгазе белән бүләкләнделәр. Ме­ханизаторлар: “Туган як”тан Сиренат Биктаһиров, “Намус”тан Марсель Солта­нов, “Август-Мөслим”нән Алмаз Сәлахов, “Исламов И.З.” һәм “Әюпов Р.М.” кре­стьян-фермер хуҗалыкларыннан Ил­нар Хәйретдиновка һәм Фәнис Гыйма­евка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе һәм ак­чалата бүләк тапшырылды. Бертөркем механизаторлар һәм шоферлар район башлыгының Мактау кәгазе һәм акчала­та бүләкләр алды. Алар – “Туган як”тан Вәлиулла Хәбибуллин, “Намус”тан Роберт Бәдретдинов, “Август-Мөслим”нән Вла­димир Кривошеев, Данил Рәхимов, “Ис­ламов И.З.”дан Салават Хәйбрахманов, “Нуретдинов Р.Г.”дан Геннадий Никола­ев, “Әюпов Р.М.”дан Инсаф Хәсәнов, “Ав­залов А.Н.”дан Илгиз Вәлиев, “Шәнгәрәев Д.М.”дан Рушат Мәннанов.

Сабантуйның иң матур мизге­ле – язгы кыр эшләре чорында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кыр батырларын хөрмәтләү. Үз хуҗалыкларында җиңү яулаган, урыннарда кыр батыры бул­ган механизаторларны үзәк мәйданга җыелган халык чын күңелдән алкыш­лап каршылады. Кыр батырлары район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчала­та премия белән бүләкләнде. Районның кыр батыры исемен “Исламов И.З.” кре­стьян-фермер хуҗалыгыннан Айдар Га­лиев яулады, аның иңнәренә тәкә са­лынды.

– Ел яхшы килде. Быел басулар бик матур! Бәрәкәтле уңыш алырга язсын, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин һәм язгы кыр эшләрен югары дәрәҗәдә башкарып чыккан хуҗалыкларга рай­он башлыгының дипломын тапшыр­ды. Алар – “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Исламов И.З.”, “Авза­лов А.Н.”, “Нуретдинов Р.Г.” һәм “Әюпов Р.М.” хуҗалыклары.

Хезмәт алдынгыларын данлау бәйрәме уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Чараны танылган җырчылар Раяз Фасыйхов һәм Ильми­ра Нәгыймова бизәде. Алар янәшәсендә үзебезнең Мөслим үзешчәннәре чы­гыш ясады. Халык тамашачы булып кына калмады. Сабантуй бизәге булган чүлмәк вату, авыш һәм туры баганага менү, кашыкка йомырка салып һәм кап­чык киеп йөгерү, капчык сугышы һәм башка ярышларда катнашты. Гер күтәрү, кул көрәше, утын кисү, җеп эрләү һәм башка шундый көч һәм җитезлек сына­шуда үзләрен сынады.

Көрәш яратучылар Сабантуйны үзенә күрә бер җилкенү белән көтә. Бил алышу бик киеренке барды. Үз үлчәү авырлы­кларында Илшат Фазлыев, Артур Сафин, Наил Хәлиуллин, Дамир Шәйхетдинов, Илдар Сәетгалиев һәм Илнар Сәетгалиев җиңүче булды. Сабантуйларда туган көч сынашуда быел унберенче тапкыр аб­солют батыр булып Мөслимнән Илнар Сәетгалиев калды. Аңа тәкә һәм суыт­кыч бүләк ителде.

Римма Афзалова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев