Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Нәүрүз – яз башлану билгесе

Берара онытылып торган милли бәйрәмнәр янәдән әйләнеп кайта. Шуларның берсе – Нәүрүз. Көн белән төн тигезләшкәндә билгеләп үтелүче бәйрәмне төрки халыклар – “Нәүрүз”, фарсылар “Яңа ел” дип йөрткән.

Нәүрүздә йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бу эшне балалар башкарган. Нәүрүз такмакларын сөйләп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп, күңел ачып йөргәннәр. Бәйрәмнең төп максаты – яз килүгә шатлану, кыш белән саубуллашу, авыл халкының күңелен күтәрү. 
Мөслимдә Нәүрүз зурлап билгеләп үтелде. Күңелле тамашаны район мәдәният йорты оештырды. Чараны район башлыгы Альберт Хуҗин ачып, язлар матур, уңдырышлы, бәрәкәтле еллар алып килсен, дигән теләкләрен җиткерде.
– Нәүрүз Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында уза. Халкыбызның милли традицияләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыру максатыннан тамашага балаларны да чакырдык. Җиһанга яз сулыш өрә, табигать уяна, күңелдә өмет, киләчәккә ышаныч арта. Гаиләләребез имин, илләребез тыныч булсын! – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Яз тулы хокуклы хуҗа булып аяк баса, әмма кышның да тәхеттән ваз кичәсе килми. Бәйрәмдә яз чибәре Нәүрүзбикә белән Кыш бабай тарткалашып та алдылар. Ләкин Нәүрүзбикә көчлерәк булып чыкты. Аңа бәйрәмгә килгән балалар да ярдәм итте. Хурлыкка калган Кыш бабай вәкаләтләрен язга тапшырды.
Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре балалар белән милли һәм спорт уеннары оештырды, һәр балага татлы бүләкләр өләште. Бәйрәм дәвамында уен-көлке, җыр-биюләр тынып тормады. Бигрәк тә балалар, яз килүгә сөенеп, җырлап-биеп күңел ачты.
Ярминкә дә оештырылган иде. Сатуда азык-төлек тә, көнкүреш кирәк-яраклары, кием-салым да бар иде. Мөслимлеләрдән тыш Яр Чаллы, Сарман, Актаныш районнарыннан, Уфа шәһәреннән килгән эшмәкәрләр продукцияләрен тәкъдим итте.
Райондашларыбыз бер-берсен бәйрәм белән котлады, таныш-белешләрен очратып, хәл-әхвәл сорашты. 


Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев