Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөслимдә Бөтенроссия этнопленэр-симпозиум тәмамланды (Фоторепортаж)

Ул Татарстан Рәссамнар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән оештырылды һәм Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале кысаларында үткәрелде.

Әлеге чарада катнашучылар бүген З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортына йомгаклау тантанасына җыелды. Ике атна дәвамында кылкаләм осталары Мөслимдә яшәп иҗат иттеләр, районда үткән мәдәни чараларда булдылар. Этнопленэрда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 52 рәссам катнашты. 

Фойедагы картиналар күргәзмәсен халык кызыксынып карады, рәссамнар белән аралашты, фикер алышты. Төрле жанрларда иҗат ителгән кабатланмас сәнгать әсәрләре милли-гореф гадәтләр, йолаларыбыз турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итте, күпләрнең балачак хатирәләрен уятты. 

Чараның тантаналы өлешен “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле ачып җибәрде. Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев: “Пленэр-симпозиумның дистәдән артык районда үткәрелүенә карамастан, Мөслимдәге кебек масштабтагысы әле булганы юк иде”, – диде, район башлыгына һәм аның урынбасарына ТР Рәссамнар берлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән рәссамнар Мөслимнең гүзәллегенә, анда яшәүче кешеләрнең ачык йөзле, киң күңелле, гореф-гадәтләрне, телне саклап яшәүләренә соклануларын белдерделәр, кайгыртучанлык күрсәтеп, иҗат итәргә мөмкинлекләр тудырганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр, картиналарын бүләк иттеләр. Шәхси бүләкләр ясаучы рәссамнар да булды. 

Район башлыгы Альберт Хуҗин пленэрны оештырган, җирлекнең кабатланмас матурлыгын, рухи байлыгын югары дәрәҗәдәге сынлы сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәргән һәм сәнгать мәктәбе укучыларына мастер-класслар күрсәткән кылкаләм осталарына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чараны мәдәният йорты сәнгатькярләренең музыкаль чыгышлары бизәде. 

Биредә ясалган әсәрләрен рәссамнар мөслимлеләргә бүләк итеп калдырды. Алар Мөслимгә әле тагын килергә теләк белдерделәр.

Г.Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X