Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мин тормышка гашыйк

Үзәк китапханәдә шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның юбилеен билгеләп үттеләр.

Күренекле татар шагыйрәсе Гөлшат Зәйнәшевага, исән булса, 95 яшь тулыр иде. Шул уңайдан Мөслим үзәк китапханәсендә “Мин тормышка гашыйк” исемле кичә узды. Кичәгә өлкән яшьтәгеләр, район үзәгендәге мәктәпләрдә укучылар, авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре җыелган иде.
Гыйнвар башында җыр-моңга гашыйк райондашларыбыз арасында Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган җырлар бәйгесе игълан ителде. Бәйгегә төркем белән яки ялгыз башкарган җырның видеоязмаларын кабул иткәннәр. Конкурска ут күршеләребез – Сарман, Актаныш, Минзәлә районнары үзешчәннәре дә бик теләп кушылган, барлыгы сиксәннән артык видеоязма тәкъдим ителгән.
“Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәне үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүдеге мөдире Эльвира Мәгалимова алып барды. 
– Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнәшева күбрәк җыр жанрында иҗат итә. Аның мәхәббәт, туган як, табигать, яшьлек турында шигырьләре композиторларның игътибарын җәлеп итә. Татарстан һәм Башкортостан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең йөзгә якын шигыренә көй язылган, – дип таныштырды ул.
Кичә Гөлшат апа Зәйнәшева иҗат иткән шигырьләргә язылган җырлар белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучылар арасында Мөслим лицее укучысы Илназ Муллагалиев, Тойгелде интернат-мәктәбе укытучысы Резеда Нәсифуллина, Г.Тукай исемендәге урта мәктәп укытучысы Илиза Закирова, Түбән Табыннан Эльза Хисамиева, Мәлләтамак авылы китапханәчесе Людмила Игошева, Шуганка авылы китапханәчесе Гөлзирә Дәүләтова, Мәлләтамак балалар бакчасында тәрбияләнүче Язилә Нуруллина, Айгөл Гыймаева, Фәиз Мирсәетов, Ташлыярның “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче Раян Нуретдинов бар иде. Өч яшьлек Раянның “Әниемә” җырын кичәдә катнашучылар сокланып тыңладылар. Раянның җырны башкару осталыгы һәм тавышы әсир итте. 
Очрашуда Татарстанның атказанган укытучысы, Гөлшат Зәйнәшеваны күреп аралашкан Роза Низамова да бар иде. Роза ханым хатирәләре белән уртаклашты.
– 1960 елларда миңа бөек шәхесләр Риза Ишморат, Заһит Хәбибуллин белән күрешергә насыйп булды. 1970 елларда Мөслим клубында Зифа Басыйрова чыгышын карарга туры килде. Гөлшат Зәйнәшева ул елларда билгеле шагыйрә иде инде. Яшь артистлар белән районнарга чыгып, концертлар куеп йөрде. Конферансье буларак яшьләрне бик матур итеп халыкка тәкъдим итә иде, – дип искә алды ул. 
Чарада катнашучылар, бергәләп, “Аерылмагыз” җырын башкарды. Кичә ахырында үзәк китапханә мөдире Айсылу Мадьярова бәйгедә җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга истәлек бүләкләре һәм дипломнар тапшырды, очрашуга килә алмаганнарга дипломнар электрон вариантта җибәрелде.
– Бик матур чара үткәрделәр! Гөлшат Зәйнәшеваның бик күп шигырьләре җырларга күчкән. Җырларда халыклар дуслыгы да, туган илгә яки сөйгән ярга мәхәббәт тә чагылыш тапкан. Шагыйрәнең җырларын белмәгән кеше юктыр. Ул җырларны мәҗлесләрдә яки сагынудан, сөенечтән дә, сагышлы вакытта да җырларга була. Киләчәк буынны тәрбияләүдә Гөлшат апаның шигырьләренең әһәмияте бик зур, – ди Моряк Йосыпов.
Әйе, без – Гөлшат Зәйнәшеваның җырларын тыңлап, җырлап үскән буын. Радиодан яңгыраган һәр җыр истә кала иде. Ул җырлар мәгънәле, һәр җөмләсе күңелгә үтеп керә торган. Бүген дә актуальлеген югалтмаган әлеге җырларны яшьләр дә үз репертуарларына алсын иде.


Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев