Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлмәт музыка көллиятендә күчмә утырыш узды

Сәнгать мәктәбе укытучылары Әлмәт музыка көллиятендә кластер утырышында катнаштылар

- Фәнис Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фәнни белем бирү кластерының киңәйтелгән күчмә утырышы булды. Кластер утырышында балалар сәнгать мәктәбенең директор урынбасары Румия Деникаева, укытучылар  Дилбәр Салихҗанова, Радик Газизов, Рунар Шәяхмәтов катнашты. Көллиятнең концерт залында музыкаль белем бирүнең актуаль проблемалары буенча фикер алыштылар. Әлеге утырыш Татарстан Республикасының 22 районыннан 180 дән артык балалар сәнгать мәктәбе укытучыларын җәлеп итте. Мастер-классларны тәҗрибәле белгечләр уздырды, - дип хәбәр итәләр Мөслим сәнгать мәктәбеннән. 

Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев