Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

«Техно игры 2.0» ярышлары

Республика күләм «Техно игры 2.0» ярышында мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы катнашты.

- Мамадыш шәһәрендә узган "Техно игры 2.0" Республика күләм ярышына сигез шәһәр-районнардан (Мамадыш, Бөгелмә, Байлар Сабасы, Түбән Ошма, Кукмара, Әгерҗе, Мөслим) утыздан артык катнашучы килде. Бу ярышта Мөслим районы данын мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Мобильләштерелгән робототехника" һәм "Инженерлык конструкторлаштыру" берләшмәләренә йөрүче укучылар якладылар.

Робототехника номинациясендә 1 нче, "Мост Да Винчи" номинациясендә 2 нче, "Драгстер" номинациясендә 3нче урынга лаек булдылар. Гомуми сынау буенча 4 урында калдылар. Киләчәктә аларга уңышлар теләп калабыз.

Укучыларны ярышларга әзерләгән өчен педагоглар Аяз Бәдртдинов һәм Лилия Бәдртдинова рәхмәт хаты тапшырылды, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев