Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Иң оста автоледи - Ләйлә!

Мөслимдә “Автоле­ди” конкурсы узды.

 Бәйге Мөслим һәм Сар­ман районнары буенча Юл хәрәкәте иминле­ге дәүләт бюджет уч­реждениесе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова һәм районның ДАИ хезмәте, ДОСААФ оешмасы белән берлектә үткәрелә.

Бәйгедә алты хатын-кыз осталыкларын сына­ды.

– Машина йөртүче ха­тын-кызлар саны арта. Сер түгел, гүзәл зат­лар юл кагыйдәләренә җаваплырак карый. Ба­лаларны махсус креслода йөртү, иминлек каешын эләктерү буенча админи­стратив җаваплылыкка да алар бик сирәк тарты­ла, – ди бәйгенең жюри составында булган Айнур Хәйретдинов.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча 20 сорауга җавап бирү – бәйгенең беренче өлеше районның ДОСААФ оешмасында узды. Им­тихан мәсьәләләрен һәр конкурсант та төгәл, дөрес чишә алмады.

– “Автоледи” бәйгесе Мөслимдә 2009 елдан бир­ле үткәрелә. Быел, баш­ка еллардан аермалы бу­ларак, 17 яшьлек кыз да катнашты. ДОСААФ­та укучы Әминә Морза­ханова машина йөртү та­ныклыгын киләсе елда алачак. Конкурста ул юл хәрәкәте кагыйдәләре бу­енча төзелгән сорауларга җавап биргәндә бер генә хата ясады. Әлеге бирем­не тапшырганда ашыгып хаталанучылар күп, – ди Алсу Ситдыйкова.

Бәйгенең икенче өлеше – машина йөртү осталыгын сынау ДОСААФның маши­на йөртергә өйрәнү поли­гонында узды. Бу биремдә кызлар ашыкмады. Ләйлә Кадыйрова сынауны бе­ренче булып үтте. Конкур­ста беренче урынны да Ләйлә яулады (рәсемдә). Ул Мөслим данын Казан­да үтәчәк республика бәйгесендә яклаячак.

– Машина йөртергә 14 яшьтә өйрәндем. Әнием дә машинаны бик оста йөртә. Төрле маневрлар ясарга яратам. “Авто­леди” бәйгесендә быел җиденче мәртәбә катнаш­тым. Элегрәк бәйгедә “ма­шина тәгәрмәчен алышты­ру” өлеше дә бар иде. Юлда сүнеп калсам да, курык­мыйм. 18 ел машина йөртү дәверендә машинаны ре­монтларга да өйрәндем, – ди Ләйлә.

Ләйлә термопот, Мактау грамотасы һәм кубок белән бүләкләнде. Икенче урын­ны миңа (Лилия Шәймиева) бирделәр. Өченче урынга Зәлия Ибраһимова лаек булды. Бәйгедә катнашучы бер хатын-кыз да бүләксез калмады.

 

Лилия Шәймиева фотогсы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйгеләр Конкурсы