Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җиңү язы

Илдар Маннанов истәлегенә бюст ачылды (+фоторепортаж)

Тантанада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

Бүләк авылында Советлар Союзы герое Илдар Маннанов истәлегенә бюст ачылды. Тантанада район башлыгы Альберт Хуҗин, район җитәкчелеге, ветераннар, Яшь армиячеләр, авылдашлар һәм Маннановның икетуган апасы Альбина Абүбәкирова да катнашты. Бюст авылның мемориал үзәгендә урын алган.

– Чиксез батырлыгы өчен Бөек Ватан сугышының беренче елында ук Герой исеменә лаек була һәм Ленин ордены белән бүләкләнә, ә 1943 елда “Батырлык өчен” медале ала. 

Илдар Маннанов сугыштан исән-имин әйләнеп кайта һәм сәүдә техникумын тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы ул Яр Чаллы шәһәренең сәүдә учреждениеләрендә эшли. Хатыны Җәмилә белән бер ул һәм кыз үстерәләр. Лаеклы ялда булса да, Илдар абый күп кенә иҗтимагый чараларда актив катнаша. Мөслимебез укучылары да аның янында бик еш кунак булдылар. Райондашларыбыз сәфәрләреннән соң Илдар абыйның никадәр гади, ачык күңелле, хөрмәткә лаек герой булуын сокланып сөйләгәннәре истә. Бу хакта да әлеге чарада Үрәзмәт мәктәбе укучылары искә алды.

Советлар Союзы герое 2010 елның 18 маенда 89 яшендә вафат булды, аны үзе гомер кичергән Яр Чаллы шәһәре зиратында җирләнгән.Г еройга һәйкәл кую инициаторы һәм спонсоры Илназ Карамовка район башлыгының "Рәхмәт хаты" тапшырылды.

Лилия Шәймиева фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев