Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Комиссия утырышы узды

Видеоконференция режимынды юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясе утырышы узды.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында  республика комиссиясе утырышы узды. Җыелыш видеоконференция режимында үтте. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.
Эчке эшләр министры Артем Хохорин "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның нәтиҗәләрен киметү буенча өстәмә чаралар турында Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карарын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Районнарда профилактик эш алып барылмау нәтиҗәсендә юлларда аварияләр артуына басым ясады. Казан шәһәренең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядының Россия күләмендә беренче урын алуын горурланып сөйләде. Утырышта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, мәгариф һәм фән министры Илсур  һадиуллинның да чыгышлары тыңланды. Рөстәм Миңнеханов тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә уңайлыклар тудыруны, электросамокатларда йөрүне контрольгә алуны максат итеп куйды. 2022 ел нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте иминлеген кисәтүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән Ленинигорск һәм Алексеевск районнарына сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев