Бер райондашыбыз мошенниклар корбаны булган
Исегездә тотыгыз: сезнең исемгә үзегездән башка беркем дә кредит рәсмиләштерә алмый.
21 март көнне бер райондашыбыз мошенниклар корбаны булган. “Сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә җыеналар” дигән булып, беркатлы райондашыбызның картасындагы 197 мең сум акчасын үзләштергәннәр. Исегездә тотыгыз: сезнең исемгә үзегездән башка беркем дә кредит рәсмиләштерә алмый. Карта номерларын берәүгә дә әйтмәгез. Карта номерлары турындагы мәгълүматны бары тик сез генә белергә тиеш. “Бу – ел башыннан дүртенче мошенниклык очрагы”, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото - "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев