Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Балагыз кагыйдәләрне беләме?

Җәйге чор – балалар өчен иң рәхәт вакыт. Шул ук вакытта җәй ата-аналар өчен борчу-мәшәкатьләр дә тудыра.

Җәйге чор – балалар өчен иң рәхәт вакыт. Шул ук вакытта җәй ата-аналар өчен борчу-мәшәкатьләр дә тудыра. Әти-әни эштә булганда бала имгәнмәсен, хәвеф-хәтәр тумасын дип борчылучылар күптер. Әмма балаларга чикләүләр куеп, аларны өйдә бикләп тотып та булмый. Иминлек кагыйдәләрен балаларга өлкәннәр аңлатырга тиеш.

Район үзәгендә уен-спорт мәйданчыклары җитәрлек, күңелеңә хуш килгәнен сайларга була. Без күпфатирлы йортлар ишегалдында урнашкан берничә уен мәйданчыгында булдык, балалардан юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре турында сораштырдык. “Иминлек кагыйдәләрен беләбез, мәйданчыкта гына уйныйбыз, юлга чыкмыйбыз” дигән булдылар. Балалар кагыйдәләрне белә икән, димәк, ата-аналары, укытучылары яхшылап аңлаткан.

Бөтен балалар да велосипедта йөрергә ярата, әмма барысы да юл-транспорт кагыйдәләрен белеп бетерми. Район урамнарында юлны велосипедка утырган килеш чыгучылар күп очрый. Ә кагыйдә буенча юлны чыгу алдыннан велосипедтан төшәргә кирәк. Велосипедчылар җәяү йөрүчеләргә комачауламаска, машиналарга авария куркынычы тудырмаска тиеш.

Җәйге чорда районга ялга кайтучылар күп, димәк, машиналар саны да арта. Шәһәр балалары әби-бабай янына кунакка кайта. Һәммәбезгә дә игътибарлырак һәм җаваплырак булырга кирәк. Бала юлда йөрү кагыйдәләрен бозса, аның әти-әнисе җавап бирә. 14 яше тулмаган бала велосипедта олы юлга чыга алмый. Балаларга парк-скверларда, ишегалларында йөрергә генә рөхсәт ителә. Скутер, мопедлар өчен аерым таләпләр бар. Кагыйдәләрне балаларга җентекләп аңлату мөһим.

Балаларны велосипед, самокат, роликларда йөргәндә җәрәхәтләнүдән саклаучы экипировка белән тәэмин итәргә кирәк. 

Көннәр коры торганда ихатада да, урманнарда да янгын чыгу куркынычы зур. Бала шырпының уенчык булмавын белергә тиеш. Өйдә электр җайланмалары белән эш иткәндә сак булырга, төнлә телефонны зарядкада калдырмаска куша янгын сүндерүчеләр. Су коену да махсус билгеләнгән урыннарда гына рөхсәт ителә. Су кергәндә бала һәрвакыт өлкәннәр күзәтүе астында булырга тиеш.

Йортларда янгын чыгуның төп сәбәбе – электр үткәргечләр. Иске йортларда электр чыбыклары да иске. Өйдә, гадәттә, техника җиһазлары күп була. Иске чыбыклар андый йөкләнешне тарта алмый: тиз кыза һәм янгын чыгарырга мөмкин. Шуның өчен, иске йортны тышлар алдыннан, иң элек электр үткәргечләрне алыштырырга кирәк.

Фото Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев