02 хәбәр итә
“Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясенең икенче этабы старт алды.
15 ноябрьдән Татарстанда “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясенең икенче этабы старт алды. Акциянең төп максаты – татарстанлыларның игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына юнәлдерү, авыр хәлгә юлыккан кешеләргә бушлай ярдәм күрсәтү. 26 ноябрьгә кадәр “кайнар линия” телефоннары эшләячәк, аларга Татарстан халкы шалтыратып, үзенең хәбәрен җиткерә ала. Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольләү идарәсе телефоннары: 8 (843) 274-30-30, 273-43-45.
Фото - Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев