Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үзебездә җитештерелгәнне сайлыйбыз

“Туган як – Родные края” агрофирмасында өр-яңа ашлык киптерү комплексы сафка бастырылды һәм эшләтеп җибәрелде.

Мондый комплексны күтәрү өчен гадәттә ярты еллап вакыт кирәк. “Туган як”та исә бу эшне ике ай эчендә башкарып чыктылар. Чөнки урып-җыю сезоны инде килеп җитте, ашлыкны вакытында эшкәртеп, саклауга кую мөһим.

“Злата” ашлык киптерү комплексы Россиядә әле икәү генә иде, бездә өченчесе төзелде. Ул Киров өлкәсендәге “Агропромтехника” заводында проектлана һәм шунда ук җитештерелә. Сафка бастыручылар да – шушы җәмгыять эшчеләре. Әлеге киптерү комплексы бөтен төрле культураларны да киптерә, әмма хуҗалыкта арыш, бодай, арпага басым ясала. Яңа комплекс сәгатенә 50 тонна ашлык эшкәртеп чыгарырга сәләтле. Тиздән шушында ук  орлык заводы да эшләтеп җибәрәчәкләр.

– Киптерү комплексының орлык җитештерү линиясе дә булдырыла. Орлык беренчел чистарту этабын үтеп, агуланып, әзер продукт булып чыгачак. Аны бер тонналы капчыкларга тутырып, сатуга әзерлибез. Әлеге объектның бәясе  150 миллион сумга төште. Бу эшләр импортны алыштыру программасы буенча башкарылды, монда бер чит ил детале дә юк. Системаны тэмин итүче программа да үзебезнеке. Агрофирманың әлеге мәйданчыгында барысы өч киптерү комплексы бар. Яңа комплексның да куәтен исәпкә алсак, хәзер тәүлегенә 1200 тонна ашлык киптерү мөмкинлегебез була. Беренче чиратта арыш, борчак, көзге культуралар өлгерә, аннары арпа да җитешәчәк. Техник культуралардан рапс, горчица бар. Шушы өч киптерү комплексы 15 комбайннан кайткан ашлыкны көн дәвамында эшкәртеп, киптереп өлгерәчәк, – ди “Туган як – Родные края” агрофирмасы җитәкчесе Раил Җиһангиров.

Киптерү комплексы инде бүген үк ашлык кабул итәргә әзер. Шушы көннәрдә орлык заводын да эшләтеп карарга ниятлиләр. Кыйммәтле проект өч-дүрт ел эчендә үз-үзен акларга тиеш.

Берничә ай элек “Туган як”ның җитәкчелеге алышынган. Яңа җитәкчеләр эшне оештыруга башка төрле карый.

– Агрофирмада яңа команда формалашты. Туган ягыбызны саклап, икътисадын үстереп, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә исәплибез. Күптән түгел электрон үлчәү системасы урнаштырдык, лаборатория булдырдык. Яңа техника кайтарылды, көчле тракторларыбыз бар. Бүген агрофирма томышка башка карашта һәм ул югары нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш, – диде “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рафаэль Юнысов.

Берничә ай эчендә яңа җитәкчелек инде нәтиҗәләр күрсәтә башлаган. Баш инженер Радик Сәйфетдинов әйтүенчә, соңгы берничә айда агрофирмада эшчеләр саны 15 кешегә кимегән, шул ук вакытта хезмәт җитештерүчәнлеге 17 процентка арткан.

– Уңай шартлар булмаган килеш эшчеләрдән югары нәтиҗә таләп итеп булмый. Шуңа күрә без иң элек шартлар тудыруны максат итеп куябыз. Әлеге яңа киптерү комплексының да керү-чыгу юлларын, баскычларын, таләпләргә туры китереп, мөмкин кадәр уңайлырак итеп проектладык. Комплекска камералар да урнаштырабыз. Оператор бөтен нәрсәне шулар аша күзәтеп, рация аша хәбәр биреп торачак. Заманча җиһазлар белән эшләү өчен операторларны булган кадрлар базасыннан сайлыйбыз, – дип аңлатты баш инженер Радик Сәйфетдинов.

“Злата” комплексы урынында моңа кадәр “С-20” киптергече була. Аны дүрт көн эчендә сүтәләр. Кайбер иске җайланмаларның яхшы саклануы исәпкә алынып, алар яңа комплекс өчен кулланыла. Бу якынча 10 миллион сум акчаны саклап калырга ярдәм иткән.

Киптерү комплексының иң югары ноктасы 21 метрны тәшкил итә. Бодайга беренчел чистарту үткәрү өчен “МУЗ-16” һава-рәшәткә сепараторы урнаштырылган. Бодай тузаны бина эченә чыгарга тиеш түгел. Моның өчен тузан чыгып китү юллары көйләнгән.

“Агропромтехника” җәмгыятенең башкаручы директоры Юлия Лебедева әйтүенчә, мондый проектлар төзү – алар өчен дәрәҗә. Җәмгыять заказчының ышанычын акларга тырыша. Бүген шулай ук яңа проект турында да сөйләшүләр алып барыла.

“Туган як” агрофирмасы 126 кешегә эш бирә. Тагын 18 сезонлы эшче алырга исәплиләр. Бүген агрофирма районда беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә кереште. Нәкъ менә яңа уңыш алу сезонына туры китерелеп ике ай эчендә күтәрелгән комплекс хуҗалык эшчәнлеген күпкә җиңеләйтер һәм алга җибәрер дигән ышаныч бар.

Ләйсән Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев