Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Хәйрия марафоны

Мизгел” яшьләр үзәгендә «Без бергә» исеме астында хәйрия акциясе оештырылды.

Һәр елны декабрь башында инвалидлар ункөнлеге уздырыла. Быел да бу чара “Мизгел” яшьләр үзәгендә хәйрия  акциясе белән дәвам итте. “Күңел җылысы көне” дип аталган марафонга райондашлар, оешма-предприятие җитәкчеләре, күңеле җитеп ярдәм итәргә теләгәннәр килгән иде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламәтлекләре чикле булган кешеләргә һәр ярдәм бик мөһим икәнлеген ассызыклады. Чыгыш ясаучылар арасында районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, хастаханә педиатры Резеда Мөҗипова, иҗтимагый совет җитәкчесе Рушат Солтанов бар иде.Иганәчеләр арасында адреслы ярдәм белән килгәннәре шактый булды. Акция күңелгә үтеп керерлек җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Шунда ук күргәзмә -ярминкә эшләде. Анда инвалид райондашларыбызның күңел җылысын биреп бәйләгән, ясаган, теккән әйберләрен сатып алырга мөмкин иде

Хәйриялек елга бер тапкыр, бер көн генә түгел, ел дәвамында дәвам итеп, һәркемнең күңелендә игелек хисләре, ярдәм итү теләге туып, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең азга гына булса да хәлләрен җиңеләйтеп, бәйрәм ясый алсак иде.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X