Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үзәк китапханә җиңүчеләр рәтендә!

Казанда мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды, анда Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына старт бирелде.

Утырыш барышында ведомствоның 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Казан ЭКСПО фойесында мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең, шулай ук ТРның иң яхшы мәдәният учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен ТР Хөкүмәте грантының җиңүчеләрен бүләкләү булды. Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Мәгалимова "Перспектива" номинациясендә җиңү яулады һәм ТР Президентыннан 30 мең сумлык сертификатына лаек булды.

Мөслим үзәк китапханәсе "Районның яшь шагыйрьләр фестивале" грантында җиңеп, ТР Президентыннан 500 мең сумлык сертификаты белән бүләкләнде.

Фото -  үзәк китапханә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев