Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Торак фонды йорт төзи

Колхоз урамында – “Карлыгач” балалар бакчасы янында күпфатирлы йорт төзелә.

 

Мөслим районы республика күләмендә тормышка ашырылучы программаларда актив катнаша. Колхоз урамындагы 20нче йорт адресы буенча төзелүче объект ТР дәүләт торак фонды программасы буенча сафка баса.

– Күпфатирлы йортны Казанның “Таткоммунжилсервис” төзелеш оешмасы эшчеләре төзи. Бүгенге көндә диварлар күтәрелеп бетте. Оешма эшчеләре электр линиясен үткәрү һәм эчке эшләр башкару – штукатурлау, шпаклевкалау белән мәшгуль. Йортта шушы көннәрдә җылылык системасы эшләнәчәк, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.

Күпфатирлы йортның тиздән түбәсен ябуга керешәчәкләр. Сигез фатирлы йортта дүрт бер бүлмәле һәм дүрт ике бүлмәле фатирлар булачак.

– Бу йорттагы фатирлар ятим балаларга, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләргә һәм “Социаль ипотека” программасында катнашучыларга тапшырылыр, дип планлаштырабыз. Төзелеш эшләре ТР Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына 2018 елдан алып барыла. 2022 елның ахырында йорт кулланылышка тапшырылыр, дип көтәбез, – ди Дамир Мөхәмәтдинов.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күпфатирлы йорт моңа кадәр районда берәү генә иде. Тиздән әлеге йортка да үз куышлары булганга сөенүче бәхетле гаиләләр күченер.

– Йорт, барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзер булгач, кулланышка тапшырылачак. Фатир сатып алучылар сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, шулай ук индивидуаль җылытуга көйләнгән икеконтурлы газ котеллары белән җиһазландырылган бүлмәләргә аяк басачак, – ди Дамир Мөхәмәтдинов.

Алга таба да дәүләт программасы кысаларында күпфатирлы йортлар төзелер, дип ышанасы килә. Районыбызда хөкүмәт программаларының тормышка ашырылуы өчен ихластан сөенүчеләр аз түгел.

– Һәркемнең үз йорты белән яшисе, өен яисә фатирын үзе теләгәнчә бизисе килә. Мөслимдә Авзалов урамындагы өч катлы йорт ГЖФ программасы белән төзелгән, дип беләм. Шунда яшәүче дус кызым йортның – җылы, бүлмәләрнең уңайлы урнаштырылуыннан канәгать. Миңа да шундый йорттан фатир алу бәхете елмайсын иде. Гадәттә, яңа йортның ишегалды да төзек, матур була бит! Йорт төзелешенә балалар бакчасына килгән саен игътибар итәм, – ди райондашыбыз Рәмилә Салихова.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев