Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Су керергә барабызмы?

Эссе көнне бераз суынып китү өчен су буена бару – иң отышлысы. Су коенырга яратучылар өчен Мөслимдә махсус пляж да бар. “Кояшлы Ык” ял зонасындагы пляж рәсми рәвештә эшли башлады.

Пляжга керер өчен Кооператив урамының элеккеге автовокзал тыкрыгыннан төшәргә кирәк. Машинада килгән очракта, аны парковкада калдырып, бераз җәяү атлыйсы булачак.

– Пляжны төзекләндерү өчен ел саен һәр районга федераль бюджеттан акча бүлеп бирелә. Пляжлар каралган булырга, киртәләнергә тиеш. Без судагы мәйданның бер өлешен махсус калкавычлар белән бүлеп алдык. Пляжны ачканчы, Яр Чаллыдан водолазлар килеп, су астын тикшереп чыкты. Су төбе чиста, куркыныч тудырырлык предметлар юк. Үзебезнең матрослар өч-дүрт көн саен төпне тикшереп чыга, – ди “Яшьлек” спорт һәм сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе Шамил Мадъяров.

“Матрос” дигәннәре – коткаручы егетләр. Алар – өчәү, бер сменада икәүләп эшлиләр. Моның өчен махсус укып, имтихан биреп кайтканнар. Матрослар суда батучыны коткарырга, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнгән.

Эшкә килгәч, егетләр иң элек су температурасын үлчи, җилнең кайсы яктан искәнен ачыклый. Без барган көнне һава торышы бик эссе булса да, су температурасы 15 градус кына иде. Шулай да су керүчеләр шактый күренде. Бигрәк тә балалар салкын судан курыкмый. (Агымсуның нык җылынасына өмет юк). Тирәнлеге буенча бүлеп алынган мәйдан балалар өчен куркыныч түгел. Ярдагы комлык даими чистартылып тора, ятаклар да бар.

Көннәр кояшлы, җылы булганда пляжда байрак күтәрелә. Су керергә ярый, дигән сүз. Байрак күтәрелмәгән очракта суга керү киңәш ителми. Иң мөһиме – су кергәндә иминлек кагыйдәләрен онытмагыз.

Ләйсән Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев