Путин: “Идел зур игътибар таләп итә”

РФ Президенты, 2017 ел башында экологик утилизацион җыемнарны гамәлгә кертү планлаштырыла, дип билгеләп үтте (Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Кристина Иванова). Россия Президенты Владимир Путин "Туры линия" барышында, 2017 елда Россиядә Экология елы кысаларында, дельтасы дөньяда иң зурлардан саналган Идел елгасына аерым игътибар юнәлтү заруриятен ассызыклады. "Идел буенча проблемалар бар. Белүемчә,...
РФ Президенты, 2017 ел башында экологик утилизацион җыемнарны гамәлгә кертү планлаштырыла, дип билгеләп үтте
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Кристина Иванова). Россия Президенты Владимир Путин "Туры линия" барышында, 2017 елда Россиядә Экология елы кысаларында, дельтасы дөньяда иң зурлардан саналган Идел елгасына аерым игътибар юнәлтү заруриятен ассызыклады.
"Идел буенча проблемалар бар. Белүемчә, елганың кайбер төшләрендә судно билгеле бер урынга барып җиткән, пассажирларны бушаткан һәм алар юлның бер өлешен автобуста узган. Сай сулык проблемасы да бар, елга үзәннәрен чистартырга кирәк", - дип билгеләп үтте РФ Президенты, шулай ук Идел дельтасында мәрсин балыклары тереклек итә торган су чисталыгы проблемасы турында әйтеп.
Экологик блок сорауларына җавап биреп, Путин калдыклар проблемасына да тукталды. Аның сүзләренчә, илдә елына 5,5 млрд тонна калдык җыела, шуның яртысы гына утильләштерелә. Калганы күмелә яки кайдадыр ташлана. Бу контрольга бирелми һәм җинаятьләштерелә тоган процесс, диде ул.
Путин билгеләп үткәнчә, 2017 ел башында экологик утилизацион җыемнарны гамәлгә кертү планлаштырыла. "Закон 2014 ел азагында кабул ителде, әмма экологик җыемны гамәлгә ашырганда гына бу заводларны төзү мөмкин, алар нәтиҗәле эшләячәк, һәм барысы да икътисади яктан нигезләнгән булачак", - диде Илбашы.
Искәртеп үтик: 1 апрельдән Татарстан территориясендә санитар-экологик икеайлык башланды. Аның барышында табигатьне саклау буенча барлык профильле ведомстволар әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлешендә эшчәнлеген көчәйтә. Шундый экологик чаралар Татарстанда инде берничә ел рәттән уздырыла.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Аның кысаларында Татарстанның төп елгалары - Идел белән Чулманның табигать саклау зоналарын рәткә китерү күздә тотыла. Татарстанлылар һәм республика кунаклары уникаль табигать зоналарында ял итү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип билгеләп үткән иде Р. Миңнеханов.
Фотосурәт kremlin.ru сайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 16:29Имтиханнар башланды 24 майда “Соңгы кыңгырау” бәйрәме уза. Укулар 31 майга кадәр дәвам итә. 1 июньнән җәйге каникуллар башлана.1100
-
18 май 2022 - 14:24Тиешле нәтиҗә ясамаган Спиртлы эчемлекләр кабул иткән булуга карамастан, транспорт чарасы белән идарә иткән 42 яшьлек кеше хөкем ителгән.4000
-
18 май 2022 - 13:2260 ел бергә! Баланлы авылында яшәүче Хаҗәр һәм Фәрит Гыйзетдиновлар бриллиант туйларын билгеләп үтә.7000
-
18 май 2022 - 12:23"Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында Мөслимнең Тукай урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре бара.6100
-
18 май 2022 - 11:3318 май – Халыкара музейлар көне Тарихи-мәдәни мирасыбыз сагында торучы музейлар фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара, җәмгыятебезнең үсешен өйрәнергә ярдәм итә. Бүген мәктәпләрдә, авылларда, район үзәгендә күпсанлы музейлар эшли.5500
-
18 май 2022 - 11:23Кайсыгызның кулы җылы? “Мизгел” яшьләр үзәгендә опека һәм попечительлек бүлегенең эшчәнлеге буенча семинар- киңәшмә узды. Анда Яр Чаллы шәһәренең гаилә коруга ярдәм итү үзәге директоры Галина Сатаева, үзәкнең белгечләре һәм психологлары катнашты.20000
-
18 май 2022 - 10:29Эльмираның иҗади эзләнүе Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльмира Галиеваның “Иҗади эзләнү” исемле күргәзмәсе ачылды.13600
-
18 май 2022 - 09:28"Транснефть-Прикамье» АҖ вәкилләре Ижау шәһәрендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрделәр Укучылар белән очрашулар ел саен потенциаль эш бирүчеләр, студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан үткәрелә.9200
-
17 май 2022 - 19:22Тәмлетамак. Ләвәшкә төрелгән рулет Ләвәшкә төрелгән краб таякчыкларыннан булган рулет рецептын тәкъдим итәбез.56501
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
18 май 2022 - 08:16Коронавирус китмәдеБаш табиб Дамир Сөләйманов һәм кардиолог 14 апрель Тәнзилә Зиннурова ревакцинация үтте.7100
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5040802
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.357300
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.308701
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).223704
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.183302
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика