Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллинның - Яңа ел белән тәбрикләве

Хөрмәтле мөслимлеләр, районыбыз кунаклары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүчеЯңа ел ел уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез. 2015 елда башкарылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясасак, ел безнең өчен уңышлы булды, дип әйтергә тулы мөмкинлек бар. Хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, туган җиребезгә булган мәхәббәт катлаулы...
Хөрмәтле мөслимлеләр, районыбыз кунаклары!
Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүчеЯңа ел ел уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез.
2015 елда башкарылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясасак, ел безнең өчен уңышлы булды, дип әйтергә тулы мөмкинлек бар. Хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, туган җиребезгә булган мәхәббәт катлаулы мәсьәләләрне җиңеп чыгарга ярдәм итте. Кайбер тармакларда күрсәткечләр без теләгәнчә үк булмаса да, башкарган эшләребез шактый, алар барысыда сезнең күз алдыгызда. Районда социаль-мәдәни билгеләнештәге яңа объектлар калыкты, балалар бакчалары, мәктәпләре, яңартылды, универсаль спорт мәйданчыклары ачылды, дистәләгән йортлар сафка басты, кибетләр, халыкка хезмәт күрсәтүче объектлар ачылды. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр сафының артуы, халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыруы районыбызның уңай үзгәрешләргә юл тотуы хакында сөйли. Районның социаль-икътисади үсешенә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Безнең бүгенге уңышлар - киләчәккә нигез ул. Киләсе елда да, булган эш урыннарын саклап, яңаларын булдырып, алдынгылыкны кулдан ычкындырмас өчен һәрберебездән зур тырышлык, иҗади хезмәт таләп ителә.
Кадерле райондашлар! Яңа елга һәрберебез яңа өметләр баглый. Уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, яңа 2016 ел һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, яңа уңышлар, шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Гаиләләрне сөендереп сабыйлар аваз салсын, исәнлек-саулык, тазалык-байлык барыгызга да! Яңа ел белән!
Рамил Муллин,
муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 17:26Тагын бер тормыш Россиянең ун регионында абортларны булдырмау буенча пилот проекты тормышка ашырыла.2500
-
25 май 2022 - 16:23Йод җитмәсә, эш харап Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең организмы сәламәт була, ди табиблар. Калкансыман биз эшләп чыгаручы гормоннар йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясый. Мускул көче, күрү сәләте, чәчләр, тән тиресенең сәламәт булуы да аңа бәйле. Район поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина белән калкансыман биз эшчәнлеге һәм авырулары турында сөйләштек.3500
-
25 май 2022 - 15:51Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.3600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.7800
-
25 май 2022 - 14:25Яңа китапны япканда Адәм баласы – көмеш, гыйлеме булса – алтын. Шул көмештән алтынны ясаучы – укытучы.8400
-
25 май 2022 - 12:22Ләйсәннән – тунец салаты Мөслим кызы Ләйсән Сабирова әлеге салат рецептын тәкъдим итә. Салат – урта диңгез кухнясыннан.9600
-
25 май 2022 - 11:41"Киемгә - икенче тормыш" акциясенә старт бирелде Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм итү, хәйриячелек эшенә халыкның киң катламнары җәлеп итүнең максат итеп куя.9600
-
25 май 2022 - 11:32"Транснефть-Прикамье" АҖ Татарстанда яшь белгечләрнең техник семинары үткәрде Яшь белгечләрнең еллык техник семинары Әлмәт РНУ базасында узды. Анда «Транснефть - Прикамье»АҖ идарәсенең биш филиалыннан һәм аппаратыннан 30 яшь белгеч катнашты.6500
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.9900
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5099202
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.382400
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.331801
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).246104
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.209003
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика