Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Фәнил Вәлиев: “Без ярдәм итәргә әзер”

Республикабызда эшмәкәрләргә игътибар зур. Эшкуарларга ярдәм максатыннан төзелгән программалар да күп һәм төрле. Районыбыз эшмәкәрләре алардан хәбәрдармы? Районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә ярдәмнең ничек оештырылуы турында район Башкара комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Фәнил Вәлиев белән сөйләштек.

– Фәнил Фаизович, районыбыз эшмәкәрләре хөкүмәт программалары турында беләме? Аларга мәгълүмат ничек җиткерелә? 
– Районда 447 кече һәм урта эшмәкәр, 852 үзмәшгуль эшчәнлек алып бара. Эшмәкәрләр дә, үзмәшгульләр дә гамәлдәге ярдәм чаралары турында хәбәрдар. Мәгълүмат район газетасы һәм радиосы, социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша җиткерелә, районның бизнес берләшмәләре белән очрашулар үткәрелә. Атна саен, предприятие җитәкчеләрен, шәхси эшмәкәрләрне, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен һәм үзмәшгульләрне чакырып, аларга гамәлдәге ярдәм чаралары турында сөйлибез.
– Район эшмәкәрләре нинди программалардан файдалана?
– Эшмәкәрләрнең күпчелеге авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче буларак ташламалы кредит алу программасына өстенлек бирә. Быел 14 эшмәкәр әлеге программада катнашырга теләк белдерде. Шуларның унбере 1034 млн 616 мең сум күләмендә ярдәм алды. Кредитларга субсидия бирү программасында катнашу өчен – дүрт эшмәкәр заявка бирде һәм бер эшмәкәр 2 млн 740 мең сум ярдәм алды. “Оборотная” ташламалы кредитын алырга ике эшмәкәр (16 млн сум) дәгъва итә.
– Фәнил Фаизович, районыбыз эшмәкәрләргә нинди ярдәм күрсәтә?
– Эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү максатында районда 2022-2026 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше программасы төзелгән. Программаны тормышка ашыру эшмәкәрлек өлкәсендә сыйфатлы үзгәрешләргә йөз тота. Программа эшмәкәрлек үсешенең нигезен тәшкил итәрлек нәтиҗәле эшләүче кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итү мөмкинлеген бирә. Шул ук вакытта кече һәм урта эшмәкәрләргә милек ярдәме дә күрсәтелә. Район Советы карары белән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кулланылышка яки мөлкәт итеп тапшыру өчен билгеләнгән милек исемлеге (12 объект) расланган. Исемлек Мөслим районының рәсми сайтына урнаштырылды. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм программаларын тормышка ашырганда коррупцияне булдырмас өчен җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең үтә күренмәлелеге тәэмин ителгән. 

Фото - Ф.Вәлиевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев