Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Чисталык сагында

30 октябрьдә Автомобиль транспорты хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә.

Азнакай каты көнкүрешләр калдыгы полигоны” җәмгыяте шоферы Ринат Мирсәетовны җитәкчеләре универсаль кеше дип атый. Ринат абый машина руле артында үзен судагы балык кебек хис итә.
Әлмәт авылы егете мәктәпне тәмамлагач, районның хәрби комиссариаты кушуы буенча Минзәләдә шоферлар курсында белем ала. Шофер һөнәре үзләштергән егет чик сакчысы булып армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта үтә. Хәрби бурычын үтәп кайткач, яшьтәшләре кебек, калага китеп бәхет эзләми. Туып үскән җирлегендә беренче хезмәт чыныгуы ала һәм “Бәхет – туган якта” девизы белән яши.

– Туган якларга әйләнеп кайткач, өч кенә көн ял иттем дә үземне хәрби хезмәткә озаткан ГАЗ-52 машинасына утырдым. Ул вакытта “Правда” исемен йөрткән хуҗалыкта йөк машинасы өчен эш фронты бик зур иде. Бөгелмә шәһәренә мал төяп китә идек, кайтканда да буш кайту юк – ашлама, ташкүмер төяп кайтабыз. Үз эшемне шулкадәр ярата идем, нинди генә алҗау, йокысыз төннәр булмасын, юлда бөтен ару эреп юкка чыккандай була иде, – дип искә ала Ринат абый.
Ринат абыйның әтисе Хамис мактаулы тракторчы булган, комбайнда да эшләгән. Ринат абый аның ярдәмчесе булып та эшләргә өлгергән. Кечкенәдән әтисе янында мәш килгән малайның шофер һөнәрен сайлавы аңлашыла да! Егетнең хыялы бер генә – шофер булырга! Иксез-чиксез булып сузылган юлларны яратуы Ринат абыйга чын мәхәббәтен дә бүләк итә. Булачак тормыш иптәше Люзия белән дә нәкъ менә юлда таныша егет.

– Бер көнне Бөгелмәдән ашлама төяп кайтып киләм. Каршыма иңнәренә сулы чиләкләре белән көянтә аскан сылу кыз килеп чыкты. Аның чибәрлегенә шаккатып карап торгач, “Әйдә, танышыйк, сылу кыз!” – дидем. Люзия Бәкәбез клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли иде. Юлымның Сөякәй аша узуына сөенеп туя алмадым. Шулай итеп юллар миңа сөекле кешемне каршыма чыгарды, – ди Ринат Мирсәетов.
Яшьләр, өйләнешкәч, Мөслимгә күчеп килә. Ринат абый торак-коммуналь хуҗалыкка эшкә керә. Оешманың ассенизация машинасында төгәл 25 ел хезмәт куя ул. Аннары хезмәт юлын “Ык” агрофирмасында дәвам итә. КамАЗ машинасында ашлык, сенаж ташуда эшли райондашыбыз. Тырыш һәм үзенә йөкләнгән эшне яратып башкарганын күреп, Ринат абыйны бик күп тапкырлар башка оешма-предприятиеләргә дә чакырып киләләр. 2013 елны җирлектә каты көнкүреш калдыкларын режим белән түгүне көйләп җибәргәч, Мөслимгә ике данә кызгылт-сары КамАЗ машинасы кайтканын райондашларыбыз хәтерлидер. тШуларның берсенә Ринат абый утыра. Шәхси хуҗалыкларда һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр чүп машинасы шоферы Ринат абыйның бер тапкыр да ачулы яисә кәефсез чагын күргәннәре булмагандыр. Ул чүп чыгаручыларның хәлләрен дә белешә, дөнья яңалыклары белән уртаклашырга да вакыт таба.

– Эшкә карусыз, үзенә тапшырылганны тел-теш тидермәслек итеп башкаручы Ринат җор телле, һәрвакыт  оптимистик рухта булуы белән аерылып тора. Аның яхшы кәефе башкаларга да күчә, – ди “Азнакай каты көнкүрешләр калдыгы полигоны” җәмгыятенең Мөслим филиалы җитәкчесе Илфак Рахмаев.
Ринат Мирсәетовны райондашларыбыз спортчы, артист буларак та белә. Смотр- концертларда төрле скетч, спектакльләрдә әби ролен дә, бабай ролен дә бердәй кызыклы итеп башкарган, спартакиадаларда үз командасына җиңү китергән чаңгычы ир-егетне дуслары шаяртып “Ринат ул – Мөслимнең мунча ташы” диләр.
Шофер да, артист та, спортчы да булган ир-егет, сәламәтлек булганда, яраткан һөнәремнән беркайчан да аерылмыйм, ди.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев