“Чыршы-2018” оператив-профилактика операциясе бара
Төп хәбәр

“Чыршы-2018” оператив-профилактика операциясе бара

Урман фонды территориясендә ылыслы агачларны законсыз кисүчеләргә 3-5 мең сум күләмендә штраф та түләргә, китергән зыянны капларга да туры киләчәк.

20 декабрьдән алып яңа ел бәйрәмнәренә кадәр “Чыршы-2018” оператив-профилактика операциясе бара. Урман инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә “чыршы браконьерлары”н ачыклау максатында рейдлар үткәрәчәк. Урман фонды территориясендә ылыслы агачларны законсыз кисүчеләргә 3-5 мең сум күләмендә штраф та түләргә, китергән зыянны капларга да туры киләчәк. Ә ул, агачның күләме һәм зурлыгына карап, берничә мең сумга җитәргә мөмкин. Китергән зыян 5 мең сумнан артса, җинаять эше кузгатыла. Узган ел чыршыларны законсыз кисүнең 6 очрагы ачыкланган, барлыгы 14 агач зыян күргән.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев