Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Батыр йөрәклеләр бәйрәме

Ел саен 2 августта Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр “Мөслим йөрәге” скверында җыела. “Зәңгәр беретлылар”ны бәйрәмнәре белән район Советының аппарат җитәкчесе Ренат Гарипов тәбрикләде. 
Егетләргә бәйрәм тәбрикләүләрен районның десантчылар хәрәкәте җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, район иҗтимагый советы җитәкчесе Рушат Солтанов та җиткерде.
Мөслим десантчылары арасында иң өлкәне – Мазһар Таһауов. Бикмәч авылында гомер итүче Мазһар абыйга – 90 яшь! Псков шәһәрендә хәрби хезмәт узган райондашыбыз үзе хезмәт иткән часть санын бүген дә төгәл хәтерли. 
– Без яшь чакта самолеттан да, һава шары – дирижабльдән дә сикердек. Һава шарын машина трос белән алып килә иде. Дирижабль тартмасына ике кеше утырабыз. Беребез, трос өзелгән очракта, атып, тишәргә дип, автомат тотып утыра. Шарда 600-700 метр биеклеккә күтәреләбез дә сикерәбез. Уку вакытындагы сикерүләрне исәпкә алмаганда, 18 мәртәбә парашют белән сикердем, – дип искә ала Мазһар абый.
Районда узган чарага танылган блогер Рәмис Гыйльметдинов та кайткан иде. Мөслим кияве армия мәктәбен Омск шәһәрендәге уку-өйрәнү үзәгендә башлаган. Соңыннан Псковта хезмәт иткән. Хәрби хезмәт вакытында Рәмискә 11 мәртәбә парашют белән сикерергә туры килгән.
Бәйрәмгә кечкенә балаларын алып килүчеләр дә күп иде. Десантчы киемнәреннән килгән 1-3 яшьлек нәниләр белән бергә “Миләшкәй” балалар бакчасы сабыйлары да бәйрәмне тамаша кылды. Бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр музыка җитәкчеләре Ландыш Заянова өйрәткән “Служить России” биюен башкарды. 
Озак еллар Мөслим лицеенда тормыш иминлеге нигезләре, физкультура дәресләрен укыткан мәгариф ветераны Альберт Иванов солдат хезмәтен узган егетләр белән горурлануын яшерми.
– Чарага җыелган егетләрнең күбесе – минем укучыларым. Беренче тапкыр парашютчыларны 1930 елны АН-2 самолетыннан “ташлап” караганнар. Десантчылар һәрвакыт батырлык, өлгерлек үрнәге күрсәтә. 1944 елны десантчыларның беренчеләрдән булып Херсон шәһәрен азат итүен дә беләбез. Десантчылар белән җитәкчелек иткән Василий Маргеловны һава десанты гаскәрләре егетләренең әтисе диләр. Райондашларыбыз арасында десантчыларның күп булуы сөендерә. Әфганстан, Чечня, Сириядә хәрби хезмәт үтеп кайтучылар шактый. Мөслим лицеен тәмамлаган Маруф Әхмәдиев Сириядә тәрҗемәче булып хезмәт итә. Рязань шәһәренең һава-десант академиясен тәмамлаган офицер егет белән ничек горурланмыйсың?! – ди Альберт Иванов. 
Десантчы егетләрне “Дядя Вася гаскәрләре” дип тә йөртәләр. Совет хәрби башлыгы, 1954-1959 һәм 1961-1979 елларда һава десанты гаскәрләре белән җитәкчелек иткән Василий Маргеловны десантчылар ярата һәм хөрмәт итә. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында В.Маргеловның бюсты да урнаштырылган. Әлеге урында төзелеш эшләре киләсе елда төгәлләнер дип көтелә.
– Киләсе елның 2 августында – үзебезнең бәйрәм көнендә – стеланы тантаналы төстә ачарбыз, дип планлаштырабыз. Төзелеш-ремонт эшләре якынча 700 мең сумга төште. Бүген 300 мең сумлык эш башкарылды. В.Маргеловның бюсты янына парашют белән стела да урнаштырырга уйлыйбыз, – диде Эдуард Хәсәнов.

Айзилә  Мөхәмәтҗанова фотсы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев