Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәяләр бер сәбәпсез арта

Йомырка һәм яшелчәләргә бәя – ике, сырга дүрт процентка арткан!

Азык-төлеккә бәя артса, халык борчыла башлый. Бу аңлашыла да. Ашамый яшәп булмый, ризыкны һәр көнне әзерлибез бит. Узган атнада яшелчәләргә бәя арту күзәтелде.
Кибетләрдә кәбестәнең бәясе 3,23 процентка арткан. Бүген аның бер килосы 18 сумга якын. Кыяр бәясе төрле кибетләрдә төрлечә – 82-85 сум тирәсе. Помидор 1,13 процентка арткан.

– Йомыркага да бәя артты. Бәя – сортына карап, төрлечә. Беренче сортлы йомырканың бер дистәсе кибетләрдә 74 сум тора. 100 грамм сырның уртача бәясе – 187 сум. Ярымысланган колбаса, маргарин һәм сөт тә кыйммәтләнде. Кишер һәм суганның, алманың, балалар өчен коры сөт катнашмаларының бәяләре, киресенчә, төште. Ярмалар һәм ит бәясендә дә үзгәрешләр бар, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Алена Виноградова.
Шөкер, кибетләрдә ыгы-зыгы юк. Моннан ике ай элек кибет киштәләрендә карабодай ярмасы дефициты күзәтелсә, бүген ул барлык кибетләрдә дә киң ассортиментта сатыла.

– Он-шикәрне – капчыклап, тартма-тартма май, ярма һәм башка төр азык-төлек алырлар, дип уйласам да, халык кыбырсымады. Бервакыт халык, азык-төлеккә сорау һәм бәя артыр дип, кирәксә-кирәкмәсә дә запас җыйды. Шикәр комының да килосы 100 сумга җиткән вакытлар булды. Бүген аның килосын 64-68 сумга табарга була. Гомерлек запас җыеп булмый, – ди Мөслимдәге зур сәүдә кибетләренең берсендә сатучы булып эшләүче Светлана Хәкимова.
Продукция җитештерүчеләр дә хәйләгә оста. Бәя артканы сизелмәсен өчен продукцияне, граммын киметеп, савытларда, капларда тутырып саталар.

– Ажиотажга бирелеп, продукция җыючыларны аңламыйм. Хәтерләсәгез, быел кыш халык ярма, чәй, май туплап, кибет киштәләрен санаулы көннәрдә бушатып бетергән иде. Дөрес, киштәләр вакытлыча гына буш торды. Мин халыктан сакчыл булуларын сорар идем.
Дөрес, ашамыйча да торып булмый, ләкин һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш, – ди Алена Виноградова.
Сорау булгач, бәя артуы аңлашыла төсле. Җитештерүчеләр өчен бу отышлы.

– Кайбер кибетләрдә күзне кызыктырырлык казылыклар, әллә нинди тәм-томнар бар. Ләкин, халык алмаса да, кибет хуҗалары бәяләрне төшерми. Мин бәясе төшерелгән продуктларны алырга тырышам. Ипинең дә кичәгесе күп кибетләрдә ярты бәядән сатыла. Пенсиядә булгач, кыйммәтле ризык алырга мөмкинлегем җитми, – ди райондашыбыз Гөлфия Сәйфиева.
Сатып алучыларны борчыган тагын бер проблема – продуктка куелган бәянең кассага җиткәч үзгәрүе. Алена Виноградова хәбәр итүенчә, сатучы сатып алучыга товарны күрсәтелгән бәя буенча җибәрергә тиеш. Вак хәрефләр белән продуктның 100 граммы өчен куелган бәяне сатып алучы бер данә өчен дип ялгышырга да мөмкин. Игътибарлырак булыйк!

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев