Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Акчамы, әллә социаль җыелмамы?

Мөмкинлеге чикле гражданнар 1 октябрьгә кадәр сайлау алдында.

Тормышта төрле хәлләр була: авырып китәргә, төрле тән җәрәхәтләре алырга мөмкин. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрдә авырулар “баш калкытып” кына тора. Шуңа бәйле рәвештә, медицина комиссиясе тикшереп, авыруына карап эшкә яраксызлык группасы билгели. 
Бүгенге көндә Мөслим районында федераль ташламалардан файдалану хокукына ия 1987 кеше яши. Әлеге категориягә сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучылар, сугыш хәрәкәте ветераннары, билгеләнгән тәртиптә инвалид дип табылган затлар керә. Алар айлык акчалата түләү яки социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана ала.
– Гражданнарның теләге буенча социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча яки өлешчә акчага алыштыру мөмкинлеге бар. 2022нче елның февраленнән бу сумма айга 1313 сум 44 тиенне тәшкил итә. Шулардан дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалану буларак туклану продуктлары – 1011,64 сум, төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курорт дәвалавына юллама – 156,64 сум, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалау урынына шәһәрдә транспортта түләүсез йөрү өчен 145,30 сум каралган, – ди Пенсия фондының Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча яки аның бер өлешен акчалата алу өчен 1 октябрьгә кадәр Россия Пенсия фондына гариза бирергә кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы яки шәхси кабинет аша пенсия фонды сайтында, күпфункцияле үзәктә, яисә пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә язарга була.
Моңа кадәр социаль хезмәтләрне натураль формада алудан баш тарту турында гариза тапшырылган булса, янәдән гариза язу таләп ителми. Мөмкинлекләре чикле гражданин, моңа кадәр федераль ташламалар урынына акча алган булса һәм, фикерен үзгәртеп, 1 октябрьгә кадәр гариза бирсә, социаль хезмәтләр җыелмасыннан киләсе елдан файдалана башлаячак.
Районда федераль ташламалардан файдаланучы 1150 кеше дарулар белән тәэмин итүдән баш тарткан. Сәбәбе – кирәкле даруларның даруханәдә булмавы. Кеше, дару сорап даруханәгә берничә тапкыр килеп тә, кирәкле препаратны ала алмагач, кул селтәп, үз акчасына сатып ала. Еллар буе шулай дәвам иткәннән соң, дарулардан баш тартып, гариза яза. Быел шундый 50 кеше гариза керткән. Нибары 26 райондашыбыз гына социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга теләк белдергән. Узган ел районда дарулардан баш тартучылар 59,50 процентны тәшкил иткән, быел бу күрсәткеч – 58,18 процент. Республикада әлеге күрсәткеч 2021 елда 63,95 процент булган, быел – 62,35 процент.
Социаль пакеттан баш тартканчы яхшылап уйларга кирәк. Көтмәгәндә авыру көчәергә һәм дарулар алу өчен 1313 сум гына җитмәскә мөмкин. 1 октябрьдән соң гаризалар кабул ителми. Гаризаны бер елдан соң гына язарга була. Шуңа федераль ташламалардан файдаланучыларның уйлап эш итүе кирәк.
Пенсия фондының Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте федераль ташламаларга ия булучыларның, 1 октябрьгә кадәр дөрес карар кабул итеп, үзләре өчен файдалы юнәлешне сайларга кирәклеген искәртә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев