Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

“Гомерем буе яратырмын...”

Рафис кәләшенә биргән вәгъдәсен онытмый. 35 ел тигез гомер кичергән Рүзинә һәм Рафис Якуповлар – Яңа Карамалы авылының иң тату гаиләләрнең берсе.

Аларның капкаларын ачып керү белән чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана. – Бик нык әйткәләшәсе килсә дә, Рафис белән талашып булмый. Аз сүзле, күтәрелеп бәрелми торган, ипле, мәрхәмәтле кеше ул. Ходай миңа аны бүләк итеп, тормышымны бик бәхетле итте, – ди Рүзинә апа. 
Сикия авылыннан Яңа Карамалыга килен булып төшкәненә өч дистә елдан артык вакыт узса да, бу еллар бер көн кебек кенә тоела аңа. 
– Рүзинә белән капма-каршы характерлы кешеләр без. Ул – ут кебек, курку белмәс. Якыннары өчен утка да, суга да керә, үз дигәненә ирешми калмый. Мин даулап йөрергә яратмыйм. Күләгәдә калуны хуп күрәм. Хәләлем – тормышымның мәгънәсе, ныклы терәгем. Авыр вакытларда ул һәрвакыт янәшәмдә булды, – ди Рафис абый. 
Югары белем урынына – колхоз 
Мәктәпне тәмамлагач, аларның классларын бер елга колхозда калдыралар. Бер ел эшләрмен дә Бөгелмә сәүдә техникумына керермен дип хыяллана кыз. Ләкин, әтисе бик каты авырып китү сәбәпле, уку йортына дип әзерләнгән документлар өстәл тартмасында кала... 
– Рүзинәбез кечкенәдән эшчән, миһербанлы бала булып үсте. Әтисе гомергә колхозда механизатор булды, агулауда да эшләде. Сәламәтлеге какшап, бик озак авырып ятты. Ике кечкенә апаен да карыйсы бар бит әле. Шуңа Рүзинә колхозда калды. Биш ел Сикиядә эшләде, – ди әнисе Гөлҗәннәт апа. 
Тормышка чыккач, Рүзинә ун ел сыер сава һәм тагын ун ел ферма мөдире булып эшли. 
Сынауларны 
Ходай жәлләмәде 

– Ходай сынауларны яраткан бәндәмә өеп бирермен дигән бит. Бу сүзләрнең хаклыгына мин яши-яши ныграк төшендем, – ди Рүзинә. 
Кызлары Эльвира тугач, түгәрәкләнеп калган гаилә шөкерана кылып яши. Ел ярымнан соң икенчесенә авырга уза хатын. Көмәнлек чорын бик җиңел үткәрә. Икенче тапкыр әти-әни булу бәхетеннән канатланып йөргән Якуповларның тормыш күген бер мәл кара болыт калагандай була.

Табиблар сабыйда тумыштан генетик авыру булуын ачыклый. Кызчык беренче адымнарын ике яше тулып киткәч кенә ясый, алты яшенә кадәр теле ачылмый. 
– Колхозның ул вакыттагы рәисе Рафаэль Камаловка рәхмәт. Машина табып, кызыбызны дәвалау өчен безне Ютазыга җибәрде. Анда: “Соңга калгансыз, ләкин баланы сөйләшерлек итәрбез”, – диделәр. Бер айлап үткәч, бала сөйләшә башлады, – ди Рүзинә. 
Сабыйларын район үзәгенә логопедка да йөртә Рүзинә апа, кайвакыт логопед сәгатьләре эш вакыты белән туры килә. Авыру бала тәрбияләүче ананы шул чорда фермадан эшеннән чыгаралар. 
Бусагада – янәдән зур сынау 
Авыру булса да, Илфира мәктәптән калмый. Күршеләрендә яшәүче укытучы Фәния апасы аны үзе белән ияртеп йөртә. Кызчык, акрынлап булса да, укый башлый. Гаилә яңа өй салу турында хыяллана. Кирәкле төзелеш материаллары ихатага алып кайтып бушатыла. Йортта күңелле җанлылык, рәхәт мәшәкатьләр башлана. Ләкин гаиләне тагын бер бәхетсезлек көтеп торган икән. Колхозда механизатор булып эшләүче гаилә башлыгының комбайн ремонтлаганда күзенә тимер кисәкчеге керә. Табиблар ике күз арасына утырган тимер кыйпылчыгын алам дип, Рафисның күзен яндырып бетерә. Рүзинә апаның бертуганы кияүләрен Мәскәүгә алып китә. Түләүле клиникада күзенә ике операция ясала. Акчалары беткәч, икенче операцияне наркозсыз ясыйлар. Ул вакыттагы авыртуларын бүген дә оныта алмый Рафис. 
– Операция өчен ихатадагы өч сыер, дүрт үгез, башка төр мал-туарны сатып бетерергә туры килде. Бераз тернәкләнгәч, төзелешкә керештек. Рүзинәнең туганнары бик зур ярдәм күрсәтте. Бу йортыбызны аларның ярдәме белән салып кердек, – ди Рафис. 
Куллары алтын, уйлары изге 
Рафисның куллары алтын. Өйнең эчен дә матурлап үзе ясаган, тәрәзә йөзлекләрен, тәрәзәләрне Рүзинә белән икәүләп эшләгәннәр. Гомумән, Якуповлар гаиләсе тырышлыклары белән дан тота. Хуҗалыкларында сыерлары, үгезләре, бозау-сарыклары, кош-кортлары да шактый. Шуның өстенә хуҗабикә кул эшләренә һәм аш-суга да бик оста. 
– Кечкенәдән үк чигәргә, тегәргә яраттым. Килен булып төшкәндә чигүле чаршау-пәрдәләр алып килдем. Каенанам уңган-булган кеше иде. Ипине әле дә аның рецепты буенча пешерәм. Үз әнием бәләкәйдән йон эрләргә, бәйләргә, тегәргә өйрәтте, – ди Рүзинә. 
Атлас тасмалардан ясалган картиналар, мозаика белән чигелгән рәсемнәр, фоамираннан ясалган чәчәк-гөлләр, тасмадан эшләнгән аккошлар, чигелгән урын-җир япмалары, бәйләм башмаклар, без исемнәрен белеп бетермәгән тагын бик күп матур әйберләр йортта оста куллы хуҗабикә яшәвенә ишарәли. Рүзинәнең тортлары һәм камыр ризыклары оста кондитерларныкына тиң. 
– Өстәлебезнең тортлар, камыр ризыклары, чәй тәмнәреннән бушап торганы юк. Әнием кул эшләрен эшләп бетерә дә, дусларына, туганнарга тарата. Ул бүләкләрне алучыларның җылы сүзе, рәхмәте аны яңа эшләргә канатландыра, – ди кызлары Эльвира. 
Якуповлар гаиләсенә язмыш башка сынаулар әзерләмәсен! Бер-берсенең барлыгына куанып, тормыш арбасын икәүләп тарткан Рүзинә белән Рафисның алда сөенечле көннәре күп булсын!

 Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев