Тоз майда эреми
Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.
Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.
Табигый булмаган загар аркасында тиредә кайчак ак таплар барлыкка килә. Моңардан котылу өчен гап-гади сода кулланырга кирәк. Аз гына соданы губкага салып тәнегезнең агарган урыннарына тидерегез.
Үтүктәге кызган эзләрне нашатырь спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез.
Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка төнәтмәләр салмагыз. Иң яхшысы – яшел тәмләткеч үлән, ул файдалырак та, тәмлерәк тә.
Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне идеаль чиста тактада кисегез.
Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.
Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булса, күстрүле белән салкын су салынган зуррак кәстрүлгә утыртыгыз.
Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз.
Ботканы башта тиз утта, аннан сүрән утта пешерегез.
Кайбер балыкларны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук башлы суган да булыша.
Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, кыр чәчәкләре озаграк торыр.
Ваннаны агарту өчен: 2 аш кашыгы кальцийлы содага 2 аш кашыгы чәй содасы кушып, әлеге катнашманы ваннага сылагыз. Ул алдан чылатылган булсын. 5 минут тотканнан соң, шуның өстенә 50 грамм уксуска 50 грамм агарткыч (отбеливатель) кушып, сылагыз. Ярты сәгать тоткач юып алыгыз
Фото - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев