Кабак ашагыз. Файдалы!
Язын бакчада үсеп утыручы яшелчә, җиләк-җимеш булмаса да, кабак көздән бирле берүзгәрешсез саклана торган ризык.
Игътибарыгызга кабакны тиз һәм файдалы итеп әзерләү рецептын тәкъдим итәбез. Саламлап туралган башлы суганны, зәйтүн мае салынган табада җиңелчә генә кыздырып алыгыз. Шуңа саламлап туралган кишер өстәп, яңадан 2-3 минут кыздырыгыз. Аннары вак шакмаклап туралган кабак, дөге, тоз һәм шул яшелчәләрне капларлык су салып, кабат 7-10 минут болгата-болгата томалап пешерегез. Пешкәч, өстенә туралган укроп сибегез. Мондый кабакны кайнар килеш тә, суытып та ашарга ярый. Ризыкка кызгылт төс бирергә теләсәгез, суган кыза башлауга, помидор соусы яисә ваклап туралган помидор өстәгез. Пешерер өчен: уртача зурлыктагы кабак, 1 кишер, 1 баш суган, 1 аш кашыгы дөге, ярты стакан зәйтүн мае, тоз, су кирәк.
Фото Изображение от azerbaijan_stockers на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев