Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

Яңа объект ачылды

Алмаз Шәнгәрәев җитәкләгән “Заря” кулланучылар кооперативы ачылды.

 Алмаз Шәнгәрәев җитәкләгән “Заря” кулланучылар кооперативы  ачылды.

– Районда ике зур объект ачылу, чыннан да, зур куаныч. Эшмәкәрләр саны да, алар җитештерә торган продукция ассортименты да арта. Яңа объектлар төзелү, үз чиратында, яңа эш урыннары да бирә. Җирлегебезгә инвестицияләр кертүдә дә эшмәкәрләрнең ярдәме зур, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Россиядә чыгарылучы гриппка каршы вакцина җитештерүдә дә Дамир Шәнгәрәевның кошчылык фермасы эмбрионнары файдаланыла. Киләсе елда “Заря” кооперативы хисабына вакцина җитештерүдә Мөслим эмбрионнарын куллану күләме 75 процентка җитәчәк. Шул максаттан ел дәвамында, 300 млн сум күләмендә финанс чыгымнары тотылып, яңа корпуслар һәм инкубатор сафка басты. Бу проектны гамәлгә ашыру өчен авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 58 миллион сум дәүләт ярдәме бирелгән.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев