28 март 2016 яңалыклары
-
Район башкарма комитеты каршындагы балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте
Анда бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәгән биш гаиләнең тәртибе тикшерелде. Әти-әниләр арасында даими төстә эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр, балигъ булмаган балаларын әби-бабаларына калдырып, кунакта йөрүчеләр дә бар. Әлеге ата-аналарга кисәтү ясалды, административ штрафка тартылучылар да булды. Бер гаилә алкогольдән дәвалау максатында район үзәк хастаханәсе табиб-наркологына җибәрелде. Утырышта шулай ук амораль...
-
Авыл хуҗалыгы предприятиясенә субсидия кайта
Язгы кыр эшләрен үткәрү өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә хөкүмәт тарафыннан бәйсез ярдәм күрсәтелә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, райондагы 40 авыл хуҗалыгы предприятиесенә субсидияләр кайтты. Хөкүмәт ярдәменең гомуми күләме - федераль бюджеттан 19 млн 359 мең сум, республика казнасыннан 13 млн 676 мең сум тәшкил итә.
-
Мини-футбол буенча ярышлар узды
21-23 март көннәрендә Казан шәһәрендә 2005-2006 елгы яшьүсмерләр арасында мини-футбол буенча финал ярышлары узды. Ярышта 7 команда очраштылар. Безнең "Мирас" командасы 6 уенның 2 сен отып 4-6 урыннарны бүлештеләр. Тренерлары Илфат Хафизов.
-
Егетләребез бил алышты
26 март көнне балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш буенча районара, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Авзалов истәлегенә милли-көрәш буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда Сарман, Актаныш, Минзәлә, Әлмәт, Мөслим, районнарыннан килгән егетләр бил алышты. Ярышта 5 команда 80 артык егет катнашты. Нәтиҗәдә 35 кг категориясендә 2 урын Рафил Халиуллин,...
-
МТВ 25.03.2016