26 октябрь 2019 яңалыклары
-
Подписка бара!
2020 нче елның беренче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары”, “Сельские огни” газеталарына язылу бара.
-
Төп йорт
Метрәй авылында шундый йорт бар. Ул төп йорт - Шакировлар йорты. Бүген инде йорт хуҗасы Әскат ага мәрхүм. Ә үзе килен дә, бианай да юлларын үткән Фәүзия апа шушы йортның хуҗасы-йозагы булып яши.
-
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Мөслимдә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген Мөслимгә ТР премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде. Аның белән “Рацин” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Денис Самодуров та килде. Аларны “Яшьлек” спорткомплексында Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин һәм “Август” компаниясенең Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре буенча бүлек җитәкчесе Айдар Галәүтдинов каршы алды.
-
Укучыларыбыз иҗаты. Мин – синең яныңа
Сабир карт карчыгы Хәдичәсен җирләгәннән бирле башын да күтәрми эчте дә эчте. Дөресен генә әйткәндә карчыгы Хәдичә исән чагында да айнык көне бик сирәк булды картның.
-
27 октябрь көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Тәрбия нигезе
Балаларны кечкенәдән әдәпле, инсафлы, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү – һәрберебезнең изге бурычы. Балаларны тәрбияләүдә иң җавапалы чор – 6 яшькә кадәр, чөнки нәкъ шушы чорда балага әхлак сыйфатларының нигезе салына.
-
Тәмлетамак. Балык котлеты
Балык котлеты рецептын тәкъдим итәбез.
-
Актанышта – кунакта
“Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп” дигән бер акыл иясе. Шушы сүзләрне девиз итеп, без, укытучылар, белмәгәннәребезне өйрәнү, белгәннәребезне башкаларга өйрәтү һәм тәҗрибә уртаклашу максатында семинарларда катнашабыз. Аның чираттагысы Актанышның 2нче санлы урта мәктәбендә узды. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча махсуслашкан әлеге мәктәптә барлыгы 757 укучы белем ала. 15 класс-комплектны, ягъни яртысын башлангыч класслар алып тора.
-
Файдалы лимон
Лимон турында кешелек моннан 3 мең еллар элек белгән һәм аны дәвалау чарасы буларак куллана башлаган. Өлгергән лимонның йомшак кабыгы һәм согы файдалы.