Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Мөслимдә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Мөслимгә ТР премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде. Аның белән “Рацин” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Денис Самодуров та килде. Аларны “Яшьлек” спорткомплексында Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин һәм “Август” компаниясенең Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре буенча бүлек җитәкчесе Айдар Галәүтдинов каршы алды.

Кунаклар Мөслим белән танышуны “Агромастер” җитештерү компаниясеннән башлады. Алар биредә цехлар белән таныштылар, Метал кисүче лазерь станогы һәм немец роботы эшләвен карадылар. Министр М. Җәббаров компаниедә җитештерелүче Т-360-Ш шарнирлы тракторга утырып карады, тракторның кабинасы белән танышты. 
Кунаклар Дамир Шәнгәрәев җитәкчелегендәге “Чайка” фермер хуҗалыгында булдылар. Хуҗалык җитәкчесе. Д. Шәнгәрәев кунакларны хуҗалыкның эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук инкубатор һәм йомырка салучы тавыклар урнашкан торакларны карадылар.
Кунаклар район белән танышуны дәвам итеп “Август-Мөслим” агрофирмасының сөт-симертү комплексы төзеләчәк урынга килделәр. Биредә 2400 баш эре-мөгезле терлеккә исәпләнгән һәм роботлаштырылган сөт-симертү комплексы салыначак һәм бүген кунаклар биредә әлеге комплексның беренче ташын салуда катнаштылар. Тантаналы чараны ачып район башлыгы Рамил Муллин “Август” компаниясенә, ТР Президенты һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районның авыл хуҗалыгы тармагында башкарылган эшләр һәм ирешкән уңышлар белән таныштырды.
ТР премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мөслимлеләргә матур эшләр һәм нәтиҗәле хезмәт теләде. “Август” компаниясенең Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре буенча бүлек җитәкчесе Айдар Галәүтдинов та бердәм эшчәнлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Котлау һәм тәбрикләүләрдән соң М. Җәббаров һәм А. Галәүтдинов комплексның салыначак беренче ташына мәгълүмати такта беркеттеләр.  Тантаналы чарадан соң министр Марат Җәббаров очрашуда каптнашучы Мөслим районы авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре сорауларына җавап бирде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев