24 февраль 2019 яңалыклары
-
ТӘМЛЕТАМАК. Гөбәдия
Метрәй авылында яшәүче Гөлфинә Шәйгәрданова гаиләсен генә түгел, дус-ишләрен, хезмәттәшләрен дә берсеннән-берсе тәмле бәлешләре, пироглары белән сыйларга ярата. Бүген Гөлфинәдән гөбәдия рецептын тәкъдим итәбез.
-
Индексацияләнде
1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) 4,3 процентка индексацияләнде.
-
Укучыларыбыз иҗаты. Нокта
Гөлгенә, вакыты җиткәч, насыйп ярын табып, тормышка да чыкты. Матур гына яши дә башладылар. Ләкин бәхетләренең китек булуы гына эчләрен пошырды. Өйләнешеп, өч-дүрт ел яшәгәч, балалары булмаганга чынлап торып борчыла башладылар. Икесе дә сау-сәламәт, ә бәби юк та юк.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Җирле үзидарә органнарында тырыш хезмәте, Мөслим районының социаль-иктисадый үсешенә нәтиҗәле өлеш керткәне өчен Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы, авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Алга ПМК “Мелиорация” ачык акционерлык җәмгыяте баш бухгалтеры Хәйртдинова Фидания Рәес кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
25 февраль көненә һава торышы
Көндез максималь температура -7,-11 градус тәшкил итә.
-
Әйткәйләрнең яшьлеге
Әткәебез Галимов Шакир Мөхәммәтгалим улының гомере Мөслим тарихы белән гаять тыгыз бәйләнгән. Безнең нәсел авылыбызга нигез салган Мөслим бабайга барып тоташа. Әткәй 1893 нче елның 20 ноябрендә урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1901-1910 елларда укып, Олы Чакмак мәдрәсәсен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Мәдрәсәдә дин сабакларыннан тыш, дөньяви белем дә бирелә. Мөхәммәтшакир Фәйзуллин (композитор Җәүдәт Фәйзинең туганы) тел, тарих, география, математика фәннәреннән укыта.
-
Үткәннән бер мизгел. 1969 ел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Йөзүчеләр сынатмады
Мөслимдәге «Нептун» бассейнында районара йөзү ярышлары узды.
-
Катыштырма вәләкин телгә телне...
“Телнең сафлыгын, табигыйлеген, чисталыгын саклап сөйләү – һәркемнең намус эше. Ләкин без бу турыда кайчак онытып җибәрәбез”, ди тел галиме Флера Сафиуллина. Шагыйрь Шәүкәт Галиев үзенең бер мәкаләсендә телне чүпләүчеләрне “телбасарлар”, “сүз браконьерлары” дип атый.