Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Җирле үзидарә органнарында тырыш хезмәте, Мөслим районының социаль-иктисадый үсешенә нәтиҗәле өлеш керткәне өчен Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы, авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Алга ПМК “Мелиорация” ачык акционерлык җәмгыяте баш бухгалтеры Хәйртдинова Фидания Рәес кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең Мөслим районы электр элемтәсе узелы станция участогы электромеханигы Кәрамуллин Илдус Мөкътәсим улына “Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде. 
Җирле үзидарә органнарында тырыш хезмәте, Мөслим районының социаль-иктисадый үсешенә нәтиҗәле өлеш керткәне өчен Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы, авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Алга ПМК “Мелиорация” ачык акционерлык җәмгыяте баш бухгалтеры Хәйртдинова Фидания Рәес кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” җәмгыяте шоферы Сафин Рөстәм Риф улы, җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” җәмгыяте терлекчесе Галимов Роберт Фәрит улы, “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчесе Шәмсетдинов Рафик Мәхмүт улы, “Шәхси эшмәкәр Садыйкова” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Садыйкова Рәмилә Хәниф кызы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Мөслим муниципаль районы һәм Рус Шуган авыл җирлеге, II урынны яулап, диплом белән бүләкләнде. 
Мөслим муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең 2018 ел нәтиҗәләре буенча Иске Карамалы авыл җирлеге җиңүче дипломы белән бүләкләнде. 
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Баек гомуми төп белем бирү мәктәбе директоры Госсамова Фәридә Әсгать кызы; яшь буынга физик тәрбия бирүдә тырыш хезмәте өчен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше буенча тренер-укытучысы Бариев Ларис Хәмбәл улы; сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район поликлиникасының гинекология кабинеты табиб-акушер-гинекологы Нассер Айгөл Ринат кызы; авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” җәмгыятенең участок җитәкчесе Гыйльмуллин Рәфил Хисмәт улы; җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте өчен Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Габидуллин Илнур Мөхтәр улы; социаль яклау өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәте өчен “Маяк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Әхмәтҗанова Гүзәлия Фоат кызы; Мөслим районының социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәле өлеш керткәне өчен район финанс-бюджет палатасы рәисе Бубекова Наилә Әсләхетдин кызы; мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен район мәдәният йорты тавыш режиссеры Сәгъдиев Илдар Әгъләметдин улы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев