23 август 2017 яңалыклары
-
Россиядә ипотека буенча бурычлылырга ярдәм программасы яңартылган
Россиядә ипотека буенча бурычлыларга ярдәм итү программасы 22 августтан яңартылган. Әлеге боерык 11 августта имзаланган, дип хәбәр итә "Известия". Программаның операторы булып Ипотека буенча торакны кредитлаштыру агентлыгы торачак. Программаны финанслау өчен хөкүмәтнең резерв фондыннан 2 миллиард сум акча бүленгән.
-
ТӘМЛЕТАМАК: "Бунито" салаты ничек ясала?
"Саба таңнары" газетасыннан "Бунито" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
-
Ике гает арасында туй үткәрергә ярыймы?
Улыбыз өйләнергә җыена. Танышлар ике Гает арасында туй ясарга ярамый, диләр. Чыннан да шулаймы ул, дпи сорап язган "Шәһри Казан" газетасына Казанда яшәүче.
-
Сочида туристлар диңгездәге зур өермәне (ТОРНАДОНЫ) төшереп алган (ВИДЕО)
Видеода судан торган зур багананың юкарып юкка чыгуы күренә, дип яза "Татар-информ".
-
Татарстанга яңгырлар килә
25 августта республикада яшенле яңгыр булырга мөмкин, дип яза "Татар-информ".
-
Яр Чаллы медиклары юл-транспорт фаҗигасенә эләккән кызның кулын кыйпылчыклардан җыйды
Десятилетнюю девочку, сбитую в Набережных Челнах накануне «Камазом», более трех часов оперировали местные хирурги. Буквально по осколкам собирали руку ребенку врачи БСМП автограда, передает газета «Челнинские известия». Сложность ситуации заключалась в тяжелейшей травме руки, которую грузовик буквально переехал. Хирурги ювелирно сшили мельчайшие сосуды и тонкие нервы. Операцию провели главный хирург...
-
Роспотребнадзор мәктәп формасының нинди булырга тиешлеген белдерде
Формада синтетик материал 55 проценттан артмаска тиеш, дип яза "Татар-информ".
-
95 яшьлек Миңнебанат апа Россия Президентының котлавын кабул итте
Иске Карамалы авылында яшәүче Таҗиева Миңнебанат Таҗи кызына 95 яшь тулды. Шушы уңайдан аны Мөслим муниципаль район Советы, район ветераннар советы һәм Иске Карамалы авыл җирлеге вәкилләре катнашындагы район делегациясе юбилее белән котладылар.
-
Мөслимдә "Ространснадзор" комиссиясе эшли
Кичә, район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы үтте. Утырышны район Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Хамматов алып барды. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Әхмәтов, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Айнур Хәйретдинов, Мөслим районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Вахитов...
-
Мөслим умартачылары бал уңышыннан канәгать
Мөслимдә умартачылык белән шөгыльләнүче 390 хуҗалык исәпләнә. Аларда барлыгы 6 мең баш умарта гаиләсе яши. Бу көннәрдә умартачылар кышка оя җыюны, умарта гаиләләрен дәвалауны төп бурыч итеп куя. Нигездә, Мөслим умартачылары быелгы бал уңышыннан канәгать булуын белдерә.
-
Мөслим мәктәпләре республиканың иң яхшы мәгариф учреждениесе исеме өчен көрәшә
Татарстанның белем бирү оешмалары арасында бәйге бара. Һәр районда агымдагы елда ремонтланган бер мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениесе, һөнәри белем бирү оешмасы, балалар бакчасы сайлап алына.
-
23 август көнне Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелә
Ул 1943 елда Курск бәрелешендә совет гаскәрләре тарафыннан немец фашистлары тар-мар ителүгә бәйле. Бөек Ватан сугышында әлеге бәрелеш хәлиткеч вакыйга була. Ул вакыйгалар агымын тамырдан үзгәртә. Нәтиҗәдә безнең гаскәрләр хәлне үз кулларына алып, соңгы һөҗүмгә күчәләр. Курск бәрелешендә катнашкан кешеләр батырлыгы мәңгелек.
-
Бердәм имтихан тапшыру процедурасына үзгәрешләр кертелергә мөмкин
Рус теле һәм әдәбияты, физика һәм химиядән имтихан биремнәре бераз үзгәрергә мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" яза.
-
Мөслимдә һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 23 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.
-
Мөслимдә олы яшьтәге берәүне мошенниклар алдаган
14 августтан 21 августка кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частена 62 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 18 хәбәргә күбрәк.